Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Районыбызның сабыйларын Әгерҗе Мәдәният сараена җыйдылар

Районыбызның 337 нәни малай-кызы бу көннәрдә бәйрәм арты бәйрәмдә күңел ача. Узган атнада чыгарылыш кичәләрендә алар бакча белән хушлаштылар. Ә менә Балаларны яклау көнендә ыспай итеп киенгән малайлар, принцессаны хәтерләтүче кызлар әти-әниләре белән бергәләп район Мәдәният сараена тәүге тапкыр уздырылган бәйрәмгә килделәр. Сәхнә түрендә тәрбиячеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр балалар....

Районыбызның 337 нәни малай-кызы бу көннәрдә бәйрәм арты бәйрәмдә күңел ача.

Узган атнада чыгарылыш кичәләрендә алар бакча белән хушлаштылар. Ә менә Балаларны яклау көнендә ыспай итеп киенгән малайлар, принцессаны хәтерләтүче кызлар әти-әниләре белән бергәләп район Мәдәният сараена тәүге тапкыр уздырылган бәйрәмгә килделәр.

Сәхнә түрендә тәрбиячеләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр балалар. Чынлап та, сабыйларыбыз өчен җанын бирергә әзер торучы, аларны яклаучы һәм саклаучы, белем дөньясына әзерләгән хөрмәтле тәрбиячеләргә нинди генә җылы сүзләр әйтсәң дә аз шул. Биш ел буе балаларны тәрбияләгән бу түзем һәм сабыр ханымнарга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, иң актив әти-әниләрне сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. Мультфильм геройлары Карлсон һәм Бәләкәч малай-кызларны төрле биремнәр биреп сынадылар. Ә бакчада әкиятләр өйрәнгән, җыр-шигырьләр ятлаган, мультиклар карарга яратучы балалар сынаталармы соң инде?! Һәр сорауга төгәл һәм ачык итеп җавап бирделәр алар. Сәхнә түрендә дәртле көйгә җилкенеп биеделәр, вальска бөтерелделәр.

Ә менә бу апалары - балаларны 1 сыйныфка алучы мөгаллимәләр. Алар да, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина да балаларга күңелле, кызыклы яллар теләделәр.

Әйе, бу минутларда баласын мәктәпкә әзерләүче әти-әниләрнең хәлен кем генә аңлар икән?! Әнә, алар да дулкынлану хисләрен яшерә алмый.

- Шаян, шук вакытлары артта калды инде. Хәзер балаларыбызны белем дигән мавыктыргыч дөнья көтә. Үзебезгә дә балалар белән бергә 1 сыйныфка укырга керергә туры киләчәк, - диделәр әти-әниләр.

Бәхетле балачак, хәерле киләчәк теләп шарларны күккә очырдылар. Юк, әле бакча белән саубуллашуларын да аңлап җиткермиләр сабыйлар. Аларның самими, рәхәт чаклары. Балачак илендә бәхетле булырга язсын аларга.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев