Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Рәхәт тормыш көтә-көтә....

    Шатлыклар килә көттереп, Кайгылар килә-китә. Рәхәт тормыш көтә-көтә Гомерләр үтә-үтә. "Әгерҗе хәбәрләре"нең 28 санында (11 апрель, 2012 ел) дөнья күргән "Ветеран йортлары яртылаш буш" исемле язманы укыганда күз алдыма 87 яшьлек авылдашым, хезмәт һәм тыл ветераны Мәдинә апа Мифтахова килеп басты. Ни өчен икәнлеген язма барышында аңларсың, хөрмәтле укучым. Сугыш...

    Шатлыклар килә көттереп,
    Кайгылар килә-китә.
    Рәхәт тормыш көтә-көтә
    Гомерләр үтә-үтә.

    "Әгерҗе хәбәрләре"нең 28 санында (11 апрель, 2012 ел) дөнья күргән "Ветеран йортлары яртылаш буш" исемле язманы укыганда күз алдыма 87 яшьлек авылдашым, хезмәт һәм тыл ветераны Мәдинә апа Мифтахова килеп басты. Ни өчен икәнлеген язма барышында аңларсың, хөрмәтле укучым.
    Сугыш тол хатыннарына тиешле мондый фатирга тиенсә, берсүзсез күченер иде, мөгаен, Мәдинә апа. Тик тормыш тәгәрмәчләре без теләгәнчә генә тәгәрәми шул, язмам героена да фатир ачкычын кулга алу бәхете тәтемәс, мөгаен....
    ...1925 елда Биектауда Мөфтәхетдин абый һәм Миңзифа апа гаиләсендә унынчы сабый булып дөньяга аваз сала ул. Биш бертуганы кечкенә чагында ук төрле авырулардан үлә. Ике абыйсы яу кырыннан кайтмый. Исән кайткан Салих абыйсының да гомере кыска була.
    Сугышның беренче көннәреннән үк 16 яшьлек Мәдинәне Апас районына окоп казырга җибәрәләр. "Ул елларда кышлар бик суык була иде. Ярым ач, ялангач хәлдә окоп казыган чаклар искә төшсә, әле дә тәнем чемердәп куя", - дип искә ала ул. Андагы михнәтләргә түзә алмыйча, ни булса шул булыр, дип, качып кайтып китә кыз. Тик туган авылына кайтуга ук яңадан Красный бор якларына урман кисәргә җибәрәләр. Сугыш тәмамланганчы әле Красный борда, әле Әгерҗе урман хуҗалыгында ир-атлар гына булдыра алырдай эшләрне башкару вакытыннан алда олыгайта кызны. Сугыштан соң да бернинди эштән куркып тормый, сыер да сава, бозау да карый. Әле лаеклы ялга чыккач берничә ел хат ташучы булып та эшли. Тырыш хезмәте өчен бик күп медальләр, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары ала, күп тапкырлар төрле ял йортларына юллама белән бүләкләнә. "Гомере эштә үтте Мәдинә апаның. Тик мин аның бервакытта да зарланганын хәтерләмим. Ә менә Чыршы бәйрәмнәрендә Кыш бабай булып киенеп балаларны сөендергәне әле дә исемдә. Бик юмарт, кешелекле, искиткеч тырыш, бервакытта да төшенкелеккә бирелмәүче апама хөрмәтем бик зур", - ди Кадыбашта яшәүче бертуган апасының кызы Нурания.
    "Эш бәхетен өеп биргән инде миңа Ходай", - ди әле бүген дә ялт иттереп өен җыештыручы, итәкләрен кыстырып сөялләнгән куллары белән кер юучы, җәй буе бәрәңге, яшелчә бакчасыннан кермәүче Мәдинә апа. Эш бәхетен тау кадәр итеп бирсә дә, башка яклап күңеле китек шул аның. Сугыштан исән-имин кайткан Салих белән бәйли ул тормышын. Бер-бер артлы уллары Зөфәр, кызлары Лимуза дөньяга килә. Тик гаиләләренең гомере озын булмый. Салих башкага йортка керә. "Аның белән законлы язылышкан идек, әмма аерылышмадык. Кулда язылышу турында таныклык булгач, мин дә сугыш толы булып исәпләнергә тиештер инде", - дип фикер йөртә ул. Тик, ни кызганыч, күпме генә эзләсәләр дә, Салих абыйның сугышта булганлыгын раслар өчен хәрби билеты да, инде мәрхүм икәнлеген дәлилләү өчен үлү турындагы таныклыгы да табылмый. Эзләнә торгач, тагын яңалыкка тап булалар: гомере буе Исмәгыйлев булып йөргән Салих сугышка киткәндә, ни сәбәпледер, Вәлиәхмәтов дип языла. Кыскасы, боларның барысының очына чыгар өчен бер гомер генә җитәрлек түгел. Шуңа күрә кул селти Мәдинә апа. Нурания апаның, авылдашыбыз Эльза апа Сибгатованың шушы документларны хәстәрләп төрле урыннарга язган дистәләгән хатлары да җавапсыз кала.
    Салих абый ташлап чыгып киткәч күргән авырлыклары да китап язарлык аның. Ике баласын кочаклап, туып-үскән нигезендә кала ялгыз хатын. Тик озакламый бу туган йорт җимерелеп, бөтенләй яши алмаслык хәлгә килә. Үзе йортына сыендырган авылдашы Фәрхиҗамал апаны әле дә олы хөрмәт белән искә ала Мәдинә апа. "Ул балаларны карады, мин сыер саудым", - дип сөйли. Фәрхиҗамал апаны улы Ижауга алып киткәч, башка йортка күчәргә мәҗбүр була. Ике бала белән йорттан йортка күчеп йөрүләргә Якуб абзыйга кияүгә чыккач кына нокта куела. "Аның белән яшәгәндә дә әлләни рәхәт күрмәдем, тик баш очында түбәм булды", - ди йортлы иткәненә сөенеп туялмыйча. Инде Якуб абый вафатына да дистә еллар узган, йорт та бик нык искергән. Улы Зөфәр тәрбиясендә яши ул бүген, көн дә килеп хәлен белүче, йорт эшләрендә ярдәм итүче социаль хезмәткәр Лилия Каһировага мең рәхмәтле. Тик авыру аяктан екмаганда, башкаларга салынып тора торганнардан түгел Мәдинә апа. Әнә, ишегалдында язгы кояш нурлары киптергән урыннарны тырмалап, себереп тә куйган инде. Хәзер бармак белән саный-саный бәрәңге утыртыр көннәрне көтә.
    Язны сагынып көтсә дә, май аенда билгеләнеп үтеләчәк туган көнен һич көтми ул. "Яши-яши тормышның бер яме калмый икән, тизрәк үләсем килә инде минем", - дигәндә, күзләренә сагыш-моң иңә. Газиз кызы, 50 яшен дә тутырмый гүр иясе булган Лимузасы янына ашкына ана күңеле. Бала югалтуның ачысы күңеленә чишелмәс төен булып яткан. Үлчәүгә сыймас бу кайгыны да тизрәк үзе белән гүргә алып китәсе килә, күрәсең.
    ...Кайчак башы әйләнеп китә дә барган җирендә чайкалып куя Мәдинә апа. "Нигә төртәсең?!" - дип шаяртып ала шулчак. Шундый мизгелләрдә олы хөрмәт аша соклану белән карыйм мин өлкән авылдашыма. Күпме авырлык күреп тә юмор хисен югалтмаган, язмышы күпме сынаса да сынмаган өлкән буынның бер вәкиле бит ул. Яшәтәсе, кадерлисе иде аларны. Башкаларга күрсәткән хөрмәтне күрсәтәсе, башка яшьтәшләренә биргән фатирны бирәсе.... Хәер, ул моны сорамый да, таләп тә итми. Кызганганны да яратмый. Тик күңеле китек, барыбер китек аның....
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: