Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рәхмәт сезгә, апа-абыйлар!

"Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасыннан өлкән апалары иңнәренә уку кирәк-яраклары тутырылган букча аскач, Иж-Бубыйның булачак нәни укучысы Рузил Мусин: "Рәхмәт сезгә, апалар! Рәхмәт сезгә, абыйлар!" - дип бар залны яңгыратты. Сабый күңеленнән чыккан бу сүзләр "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе барышында мәрхәмәтле җитәкчеләрдән, эшмәкәрләрдән бүләккә мәктәп, спорт формалары, букчалар, уку-кирәк-яраклары алган...

"Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасыннан өлкән апалары иңнәренә уку кирәк-яраклары тутырылган букча аскач, Иж-Бубыйның булачак нәни укучысы Рузил Мусин: "Рәхмәт сезгә, апалар! Рәхмәт сезгә, абыйлар!" - дип бар залны яңгыратты. Сабый күңеленнән чыккан бу сүзләр "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе барышында мәрхәмәтле җитәкчеләрдән, эшмәкәрләрдән бүләккә мәктәп, спорт формалары, букчалар, уку-кирәк-яраклары алган 156 укучының һәм аларның ата-аналарының уртак рәхмәте иде.
Беренче сыйныфка баручы нәниләрне һәм җитәкчеләрдән әнә шундый бүләкләр алган укучыларны 1 сентябрь алдыннан район Мәдәният сараена җыеп район җитәкчелегенең аларга изге теләкләрен җиткерүе, балачак бәйрәме бүләк итүе матур традициягә әверелде. Быел сәхнәгә мәктәпкә барырга теләмәүче, озак йоклап, тәмле ашарга гына яратучы патша кызы килеп чыккач, Белем йорты бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк беренчеләрдә дә шундый теләк уянмасмы икән дип бераз шүрләп тә куйган идем. Залда янәшәмдә утырган бөтерчек кебек кенә малай, үз-үзенә әкрен генә: "Вәт, җүләр кыз. Мәктәпкә бармасаң, надан каласың бит. Минем тизрәк мәктәпкә барасым килә", - дигәч, шатланып куйдым. Тамаша барышында патша кызында да мәктәпкә бару теләге уянгач, күршемдәге малай да шатланып, көлә-көлә кул чапты.
Бу бәйрәмгә укучыларны котларга район башлыгы Валерий Макаров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин да килгәннәр иде. Алар сәхнә түрендә унлап нәнигә үзләренең бүләкләрен - мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырдылар. Матур гадәт буенча агрофирма җитәкчелеге быел да авыл мәктәпләренә баручы барлык беренче сыйныф укучыларына букчалар бүләк итте. Иж-Бубыйдан Фаиз Мусин: "Мин дә, җәмәгатем дә мәдәният тармагында эшләсәк тә, агрофирма җитәкчелеге беренче тапкыр мәктәпкә баручы улыбызга бүләк тапшыргач, бик сөендек. Илгиз Хәйдәровичка мондый изге гамәле өчен рәхмәт", - дип күпләрнең теләген җиткерде.
Бәйрәмә катнашучы балаларга бүләкләр, әнә шулай, мулдан булды бу көнне. Район башлыгы исеменнән аларга шоколадлар, шарлар да бүләк иткәч, бигрәк тә нәни укучыларның ничек сөенгәнен күрсәгез иде?! Белем көне алдыннан шундый күңелле балачак бәйрәме оештыручы җитәкчеләргә, мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләренә дә рәхмәт. Ә укучыларга Белем иленә хәерле юл телик.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев