Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әремнең иң өлкән кешесе бүген туксан яшьлек юбилеен каршы алды

Яңа Бәзәкә авыл җирлегенә керүче Әремдә бүген унике генә йортта ут яна. Мәхмүт-Разия КӘРӘМИЕВлар кебек кендекләре туган җиргә береккән, авылны яшәтү өчен җан атып яшәүче гаиләләр генә калган инде биредә. Мәхмүт абый белән Разия апа 64 ел бик бәхетле гомер кичерәләр. Заманында авылның иң тырыш, хезмәт сөючән, җир җимертеп дөнья...

Яңа Бәзәкә авыл җирлегенә керүче Әремдә бүген унике генә йортта ут яна. Мәхмүт-Разия КӘРӘМИЕВлар кебек кендекләре туган җиргә береккән, авылны яшәтү өчен җан атып яшәүче гаиләләр генә калган инде биредә.

Мәхмүт абый белән Разия апа 64 ел бик бәхетле гомер кичерәләр. Заманында авылның иң тырыш, хезмәт сөючән, җир җимертеп дөнья көтүче кешеләре булсалар да, байлык артыннан кумаганнар, тыйнак кына үрнәк гаилә булып яшәгәннәр. Икесе дә - хезмәт алдынгылары, колхозда иң авыр эшләрне башкарганнар.

Бу көннәрдә Мәхмүт абыйның 90 яшьлек олуг юбилеен бәйрәм иткәндә артта калган озын гомер юлларын янә бер кат искә төшерделәр алар.

  • Мәхмүт кайда гына эшләсә дә, бөтен эшне зур төгәллек белән башкарды. Беркем белән телгә килгән, бәхәскә кергән чагы булмады, - ди Разия апа ирен мактап.
  • Әткәйнең тыйнаклыгына гомер итә-итә сокланабыз. "Ленин" колхозында профсоюз рәисе булганда, ул бик күп колхозчыларны санаторийларга юллама белән җибәрде. Ә үзенең гомергә бер генә тапкыр булса да ял итәргә барганы булмады, - ди кызлары Рәхилә апа.

Мәхмүт абый җитәкчелек иткән чорда "Ленин" хуҗалыгының машина-трактор паркы даны бөтен республикага таныла.

  • Әле хәзер дә өлкән буын авылдашлар "Мәхмүт абый кебек паркны төзек һәм тәртиптә тоткан бер генә җитәкче дә булмады", дип искә алалар. Эшне булсын дип башкарды ул. Безне дә "эш яратыгыз, күп сүзле булмагыз", дип үстерделәр, - ди өлкән уллары Ильяс абый.

Чынлап та, Кәрәмиевларның өч баласы да - туган җирләренең чын патриотлары. Ильяс Мәхмүт улы күп еллар "Нур" хуҗалыгы белән җитәкчелек итте. Заманында районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булды ул. Хәзер "Яңавыл" бүлекчәсе идарәчесе. Рәхилә апа Яңа Бәзәкә авыл җирлеге Советында эшләп лаеклы ялга чыкты. Абый-апасы кебек төпчекләре Кәримә дә гаиләсе белән Яңавылда төпләнә. Ире белән ул - шәхси кибет хуҗалары. Әнә шулай, барысы да әти-әниләре янында булулары белән бәхетле.

  • Балаларыбыз янәшәдә булу картлык көнендә рәхәт икән. Көн саен килеп хәлебезне беләләр, бөтен эшебезне ялт итеп башкарып куялар. Берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Әти-әни өчен моннан да олы бәхет бармы икән тагын?! - ди Разия апа.

Әнә, Мәхмүт абыйның юбилеена да кызлар һәм киленнәре Зөһрә апа мул табын әзерләгәннәр. Бу көнне әтиләрен хөрмәткә һәм бүләкләргә күмделәр Кәрәмиевларның зур гаиләсе. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Миңнехәлил Ногоманов та юбилярга иң матур теләкләрен җиткерделәр.

  • Сез - районыбызда парлап озак яшәүче иң бәхетле гаиләнең берсе. Сезгә карап сокланабыз һәм олы хөрмәтебезне белдерәбез. Гомер көзегезне әле шулай бер-берегезгә олы терәк булып үткәрергә язсын, - диделәр алар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев