Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ремонт эшләре – депутатлар контролендә

Шәһәрдәге һәм Тирсә белән Красный бордагы күпфатирлы 11 йортта капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бу йортларда 24 млн 404 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак. Ремонт эшләрен билгеләнгән срокта сыйфатлы итеп башкарылуына ирешү һәм подрядчикларның эшен ныклы контрольдә тоту өчен һәр йортка шәһәр Советы депутатлары җаваплы итеп билгеләнде. Сез яшәгән йорт...

Шәһәрдәге һәм Тирсә белән Красный бордагы күпфатирлы 11 йортта капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Бу йортларда 24 млн 404 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Ремонт эшләрен билгеләнгән срокта сыйфатлы итеп башкарылуына ирешү һәм подрядчикларның эшен ныклы контрольдә тоту өчен һәр йортка шәһәр Советы депутатлары җаваплы итеп билгеләнде. Сез яшәгән йорт өчен җаваплы депутатка ремонт эшләренең сыйфаты буенча мөрәҗәгать итеп, кимчелекләрне вакытында бетерттерә аласыз. Әлеге мөһим эш өчен җаваплы депутатлар белән танышыгыз һәм исегездә калдырыгыз:
Әгерҗедәге Гагарин урамы, 10 йорт - подрядчы"Стройград", 920 мең сумлык ремонт эшләре башкарылачак, депутат Җәүдәт Гөлданаев (тел. - 22568) контролендә;
Гагарин ур., 14 - "Әгерҗе МСО", 4 млн 190 мең 650 сум, Фәрит Галимов (23336);
Гагарин ур., 6 - "Төзү-монтаж идарәсе", 2 млн 420 мең сум, Ринат Арасланов (21400);
Гагарин ур., 8 - "Ижстройсервис", 1 млн 375 мең 190 сум, Җәүдәт Гөлданаев;
Гоголь ур., 1 - "Әгерҗе МСО", 2 млн 215 мең 521 сум, Рамил Ясәвиев (23420);
К.Маркс ур., 212 - "Стройград", 2 млн 302 мең 511 сум, Марат Вәлиуллин (24535);
Лесопильная ур., 3а - "Стройград", 1 млн 719 мең 141 сум, Любовь Максимова ;
Горький ур., 2 - "Мир-строй", 3 млн 913 мең 836 сум, Людмила Дереева (22791);
Чапаев ур., 5 - "АСТ-строй", 3 млн 385 мең 824 сум, Людмила Дереева;
Кр. Бор, Маркин ур., 23 - "Ижстройсервис", 1 млн 298 мең 675 сум, Михаил Могилев (39204);
Тирсә, Совет ур., 8 - "Ижстройсервис", 663 мең сум, Александр Иванов (28151).

1 апрельдән райондагы 5 мәктәптә дә капиталь ремонт эшләре башланды. Мәктәпләрдәге төзекләндерү эшләре дә депутатлар контролендә булачак:
Сарсак-Омга лицее - Тамара Николаева (23898), Рәзиф Харисов (34725);
Исәнбай - Радик Таҗетдинов, Илфат Ямалиев (22085);
Кичкетаң - Тимергали Нурмөхәммәтов, Ромель Мәннәпов;
Варкләд-Бодья - Валентина Юберова, Линар Хәмитов (22772);
Ямурза - Илшат Сәхипов (39723), Рәфикъ Шәрәпов (23468).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев