Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Республика җитәкчелеге рәхмәт белдерә

    Әгерҗедә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантанада әлеге тарихи бәйрәмгә әзерләнүдә ярдәм иткән "Агро-Кама" ширкәте директоры Ленар Нургаянов, "СтройГрад" җитәкчесе Илнур Мифтахиев, "Строй-Гигант" директоры Тигран Агаджанянга Татарстан җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ленар НУРГАЯНОВ Әгерҗедә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә стела куюга, "Йолдызлык" республика фестиваленең Әгерҗедәге зона этабын уздыруга 400...

    Әгерҗедә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантанада әлеге тарихи бәйрәмгә әзерләнүдә ярдәм иткән "Агро-Кама" ширкәте директоры Ленар Нургаянов, "СтройГрад" җитәкчесе Илнур Мифтахиев, "Строй-Гигант" директоры Тигран Агаджанянга Татарстан җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
    Ленар НУРГАЯНОВ Әгерҗедә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары хөрмәтенә стела куюга, "Йолдызлык" республика фестиваленең Әгерҗедәге зона этабын уздыруга 400 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Моннан тыш, Җиңү бәйрәмендә төрле елларда колхозларда эшләгән 509 пенсионерга 186 мең сумлык күчтәнәчләр тутырылган пакетлар тапшырдылар. Әлеге изге гамәлләре өчен ул Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    Илнур МИФТАХИЕВ Әгерҗедә иске татар зиратында Туганнар каберлеген төзекләндерде. - Бу каберлеккә Әгерҗе госпиталендә тирән яраларыннан вафат булган төрле милләт солдат-офицерлары җирләнгән. Минем ике бабам Фәссах белән Гарифулла да сугыш кырларында чит җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнар. Аларның каберләрен дә әнә шулай карап-тәрбияләп торсыннар иде, - диде ул Туганнар каберенә чәчәкләр салганда.
    Илнур әфәнде сугыш ветераннарының фатирларын ремонтлауга да 160 мең сум акча тотты. Ул Ттатарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды.
    Тигран АГАДЖАНЯНга тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары истәлегенә багышланган стеланы төзүдә, Мәңгелек ут мәйданын ремонтлауда катнашканы, сугыш ветераннарының фатирларында 118 мең сумлык ремонт эшләре башкарганы өчен Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: