Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Республикада гөмбә ашап агуланган өч кеше хастаханәгә эләккән

Агуланучылар тагын булырга мөмкин

Быел гөмбә сезонында өч кеше, агуланып, Казандагы токсикология үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Узган ел әлеге бүлектә 14 кеше ятып чыккан. Республика дәвалау оешмаларына гөмбә ашагач агулануга шикләнеп, 31 кеше килгән. Ул хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина җиткерде.

– Бер хатын-кызның агулы гөмбә ашап хәле начарланган иде. Ярый әле беренче тәүлектә үк токсикология үзәгенә килде, вакытында ярдәм күрсәттек, – ди белгеч. – Агулы гөмбә бавыр структурасына зыян китергән иде.

Гөмбә әле һаман үсеп тора, агуланучылар тагын булырга мөмкин. КФУ микологы Ким Потапов әйтүенчә, быел гөмбә бик күп, табигать шартлары бик уңай булды. Җыя башласаң, нинди генә төрен очратмыйсың. Ашарга яраганнары күп булган кебек, ярамаганнары да аз түгел. Бик оста гөмбәчеләр дә кайчак ялгыша. Ашарга яраклылар кәрзиненә бер генә агулы гөмбә эләксә дә, азагы кеше гомере, сәламәтлеге өчен куркыныч тәмамланырга мөмкин.

Алия Насыйбуллина: «Белмәгән, шикләнгән гөмбәләрне җыймагыз», – дип киңәш итә. Аны ашагач, 6 – 8 сәгать эчендә күп тапкыр күңел болганса, эч китсә, хәл бетсә, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нинди гөмбә ашадыгыз дип сорагач, кем белгән инде аны, дип әйтүчеләр дә бар икән. «Бу инде бернинди кысага да сыймый, – ди белгеч. – Кайда җыелганын да белмиләр. Танышым сыйлады, үтеп барышлый базардан алдым, диләр».

Уникеилле эчәк, ашказаны тракты чирләре – гастрит, җәрәхәт булган кешеләргә дә гөмбә файдалы түгел. Аларның организмына ашарга яраклы гөмбә дә начар тәэсир итә һәм агулангандагы кебек процесслар башлана икән.

– Агуланган кеше, табиб килгәнче, 2-3 литр су эчеп, сорбент ише дарулар кабып, косарга тырышсын иде, – ди Алия Насыйбуллина. – Гөмбәне яраклымы икәнен белү өчен  аз гына да кабып карарга ярамый. Гөмбәне 14 яшькә кадәрге балаларга бөтенләй ашатырга кирәкми.

2018 елда бер хатын-кыз агулы гөмбә ашап вафат була. Дәвалау оешмасына ул дүртенче тәүлектә генә килгән. Кызганыч, табиблар аның гомерен саклап кала алмаган. Туңдыру, яхшылап юу, пешерү дә агуны бетерми дип кисәтә белгечләр. Яман шеш белән авыручылар арасында чебен гөмбәсен кулланучылар еш очрый башлаган. Агулы гөмбәне киптереп, төнәтмәсен ясап кулланалар. «Ул бик зыянлы, шуның аркасында аңын югалтып, реанимациягә эләгүчеләр дә бар», – ди баш токсиколог.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев