Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

РФ Дәүләт Думасы депутаты - Әгерҗедә

Әгерҗегә КПРФ партиясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор ПЕШКОВ эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр барышында Виктор Петрович "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе журналистлары белән дә очрашты һәм районда күргәннәре хакында фикерләре белән уртаклашты. - Беренчедән, мине район басуларының чәчелгән, эшкәртелгән булуы бик тә сөендерде. Басуларда эш кайный: печән чабалар, рулонлыйлар. Авыл яши икән,...

Әгерҗегә КПРФ партиясеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор ПЕШКОВ эшлекле сәфәр кылды.

Сәфәр барышында Виктор Петрович "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе журналистлары белән дә очрашты һәм районда күргәннәре хакында фикерләре белән уртаклашты.

- Беренчедән, мине район басуларының чәчелгән, эшкәртелгән булуы бик тә сөендерде. Басуларда эш кайный: печән чабалар, рулонлыйлар. Авыл яши икән, димәк, ил табыны да буш булмас, - дип башлады ул әңгәмәне.

Үзенең дә җирдә эшләргә яратуы хакында әйтеп үтте.

- Бакчабызга баргач, мин җир кешесенә әвереләм. Шәһәр ыгы-зыгысын онытып, рәхәтләнеп эшлим, - диде Виктор Петрович.

Депутат Красный борда "Алмалы" лагеренда ял итүче балалар белән очрашудан алган матур тәэсирләрен дә җиткерде.

- Миңа балаларның бик тә актив булулары, аралашырга яратулары ошады. Нинди генә сораулар бирмәделәр алар: депутатның хезмәт хакыннан алып шәхси тормышыма кадәр кызыксындылар, - диде халык илчесе елмаеп.

Әгерҗе ит комбинатында булу да халык илчесендә уңай фикерләр калдырган.

- Ит комбинаты территориясенә килеп керүгә, андагы тәртип күзгә ташлана. Ә бу аның хуҗасының да тәртип, төгәллек яратуы, җитдилиге хакында сөйли. Бу мине бик тә сөендерә. Районда аягында ныклы басып торучы мондый предприятиеләр эшли икән, димәк, эш урыннары да бар, - дип ассызыклады.

Халык илчесенең сәфәре район хакимияте бинасында халыкны шәхси сораулары буенча кабул итү белән тәмамланды.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев