Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде

ВӘЛИЕВ Айнур Зиннур улы РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы итеп билгеләнде.

А.Вәлиев Арча районында туып-үскән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган.

2002 елдан әлеге вазифага билгеләнгәнче Арча эчке эшләр бүлегендә эшләгән. Хезмәт юлын оперуполномоченный булып башлаган. Соңыннан тикшерүче, өлкән оперуполномоченный, оператив эшләр буенча полиция начальнигы урынбасары, бүлек начальнигы урынбасары – РФ Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча полиция начальнигы вазифаларын башкарган.

I, II, III дәрәҗә “Хезмәттәге аерымлыклары өчен“ һәм “Хезмәттәге фидакарьлек өчен“ медальләре белән бүләкләнгән.

Айнур Вәлиев өйләнгән. Җәмәгате белән өч кыз үстерәләр.

Ххх

Моңа кадәр РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы булып эшләгән Ренат Роберт улы Ибраһимов, башка эшкә күчү сәбәпле, әлеге вазифадан азат ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X