Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рәхмәт, әнкәй!

8 Март алдыннан без Псков өлкәсендә хәрби бурычын үтәүче якташыбыз Иж-Бәйки егете Инзил ТИМЕРБАЕВ белән элемтәгә кереп, аңа газиз әнисе Лилияне газета аша бәйрәм белән котлау мөмкинлеге тудырдык. - Туган йорттан чыгып киткәч кенә әниләрнең нинди кадерле, газиз кеше икәнен аңлыйсың икән. Әнкәй, миңа тормыш бүләк иткәнең, йокысыз төннәрең, җылы...

8 Март алдыннан без Псков өлкәсендә хәрби бурычын үтәүче якташыбыз Иж-Бәйки егете Инзил ТИМЕРБАЕВ белән элемтәгә кереп, аңа газиз әнисе Лилияне газета аша бәйрәм белән котлау мөмкинлеге тудырдык.

- Туган йорттан чыгып киткәч кенә әниләрнең нинди кадерле, газиз кеше икәнен аңлыйсың икән. Әнкәй, миңа тормыш бүләк иткәнең, йокысыз төннәрең, җылы кулларың, тәмле ашларың, телне йотардай бәлешләрең, һәрвакыт "балам" дип өзелеп торуың өчен мең рәхмәт! Мин сине бик-бик яратам. Борчылма, минем барысы да яхшы. Солдат улың йөзеңә кызыллык китермәс. Газиз әнкәй, барлык туганнарым, авылдаш апаларым, бәйрәмегез белән сезне! - дигән иң җылы сүзләрен җиткерде Инзил.
Якташыбыз хәзер ракета гаскәрләренең уку үзәгендә хәрби белем ала. Әле күптән түгел Әгерҗе хәрби комиссариатына ул хезмәт иткән часть командирыннан хат килгән. "Инзил беренче көннәрдән үк үзен тәртипле, тыңлаучан, төгәл, эш сөючән итеп танытты. Якташыгыз кыска гына вакыт эчендә командирларның һәм хезмәттәшләренең абруен яулап өлгерде" дигән сүзләр язылган әлеге хатта. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре әлеге җылы сүзләрне Инзилнең әти-әнисенә дә җиткерделәр.
-Мактанып әйтмим, улыбыз кечкенәдән бик тыңлаучан, кечене - кече, олыны олы итә белә иде. Хуҗалыктагы эшләрдә ул минем иң зур таянычым булды. Мин аның армиядә сынатмаячагына тулысынча ышанам, - ди әтисе Илгиз.
Инзилнең Иж-Бубый мәктәбендәге укытучысы Роза ханым Җиһангәрәева:
- Ул сыйныфта иң яхшы, акыллы укучым булды. Спортта да, укуда да алдынгы, җәмәгать эшләрен башлап йөрүче активист иде. Бу сыйныфтагы малайларны мин әле дә бик сагынам, - дип Инзилнең үрнәк соллдат булачагына бер шиге дә юклыгын белдерде.
Инзил 27нче һөнәр училищесын тәмамлаган иде. Вагон депосында эшләгән егетнең хезмәттәшләре аны сагыналар, яхшы хезмәт итеп кайтып, яңадан үзләренә эшкә килүен телиләр:
- Бик тырыш, эчкерсез, намуслы, ышанычлы егет ул Инзил. Армиядә дә үзен шундый итеп күрсәтә алуына без дә бик шат. Инзил белән теләсә нинди авыр разведкага барырга була, - ди өлкән бригадир Александр Самсонов.
Газиз солдат улы турында шундый җылы сүзләр ишетү - Лилия ханым өчен бәйрәм көнендә иң зур бүләк ул.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев