Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ришвәт биргән өчен төрмәгә утыртулары да бар

Узган ел районда ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирүнең бер очрагы теркәлгән булса, быел тагын бер шундый очрак булды. Ришвәт бирүчегә карата җинаять эше кузгатылды. Бу хакта ришвәтчелеккә каршы эшне координацияләү комиссиясе утырышында ЮХИДИ бүлекчәсенең административ законнар үтәлеше буенча өлкән инспекторы Ләйлә Йосыпова хәбәр итте. - Ришвәтне, гадәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар...

Узган ел районда ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирүнең бер очрагы теркәлгән булса, быел тагын бер шундый очрак булды. Ришвәт бирүчегә карата җинаять эше кузгатылды.

Бу хакта ришвәтчелеккә каршы эшне координацияләү комиссиясе утырышында ЮХИДИ бүлекчәсенең административ законнар үтәлеше буенча өлкән инспекторы Ләйлә Йосыпова хәбәр итте.

- Ришвәтне, гадәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар үзләре тәкъдим итә, - диде ул.

Агымдагы елның февралендә булган очракта ришвәтне автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп тә рульгә утырган гражданин тәкъдим иткән. Җаваплылыктан качу өчен ул ЮХИДИ хезмәткәренә 5 мең сум "күчтәнәч" төртеп, шуның белән котылмакчы булган. Тик котыла гына алмаган. Әлеге очрак буенча тикшерүләр уздырганнан соң аңа карата җинаять эше кузгалтылган.

- Юл-патруль хезмәтенең барлык патруль машиналары видеорегистратор белән җиһазландырылган. Видеорегистратор машина салоны эчендә һәм машина тирәсендә булган хәлләрне терки. Димәк, шофер ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирергә тырыша икән, ул объективка эләкми калмый. Бу приборлар туктаусыз режимда эшли, - диде Ләйлә Шамилевна.

- Ничек кенә булмасын, республикабызның төрле районнарында ЮХИДИ хезмәткәрләренең ришвәт алу-алмавы хакында уздырылган тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сораштыруда катнашкан кешеләрнең 80 процент тирәсе "алалар" дип җавап биргәннәр. Дөрес, бу җаваплар Әгерҗе районы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләренә кагылмый. Шулай да безнең "гаишник"лар да мыекларына "чорнап" куйсыннар иде, - дип йомаклады аның чыгышын комиссия рәисе урынбасары Ришат Нурисламов.

Сүз уңаеннан: машина йөртүченең ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирүе өчен нинди җаваплылык каралганлыгы РФ Җинаятьләр кодексының 291нче маддәсендә чагылыш тапкан. Аннан күренгәнчә, аз күләмдә ришвәт бирүчеләргә аның күләменнән 15-30 тапкырга артыграк штраф каралган. Шулай ук 3 елга кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр. Исемлектә ике елга кадәр мәхрүм ителү һәм шуңа өстәп ришвәт күләменнән 10 тапкырга артык штраф түләү дә бар. Ришвәтне күбрәк биргән саен, штраф күләме дә күп тапкырга арта. ЮХИДИ хезмәткәренә 100 сум ришвәт бирергә омтылуың өчен 2 елга кадәр рәшәткә артына да утыртып куярга мөмкиннәр. Аллаһ сакласын!

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев