Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Һәркем үз бәхетен үзе төзи

Өченче ел Әгерҗе районы башлыгы дилбегәсен үз кулында тотучы тумышы белән Зәй шәһәреннән булган Валерий МАКАРОВ илле яшьлек юбилеен безнең төбәктә каршылый. Күпләрегезгә ул район башлыгы буларак кына таныш. Ә бит күпләрне "глава"ның нинди мохиттә тәрбияләнүе, яшьрәк чаклары, гаилә хәлләре дә кызыксындыра. Күркәм юбилее алдыннан Валерий Макаров белән бераз ачылып...

Өченче ел Әгерҗе районы башлыгы дилбегәсен үз кулында тотучы тумышы белән Зәй шәһәреннән булган Валерий МАКАРОВ илле яшьлек юбилеен безнең төбәктә каршылый. Күпләрегезгә ул район башлыгы буларак кына таныш. Ә бит күпләрне "глава"ның нинди мохиттә тәрбияләнүе, яшьрәк чаклары, гаилә хәлләре дә кызыксындыра. Күркәм юбилее алдыннан Валерий Макаров белән бераз ачылып китеп, көндәлек эш-мәшәкатьләрен, проблемаларны онытып торып, хатирәләргә бирелеп алдык.
БЕЗ ШОКОЛАД АШАП ҮСМӘДЕК
- Валерий Владимирович, Сезнең гади эшче, керәшен гаиләсендә үскәнегезне беләбез. Әти-әниегездән нинди сыйфатлар күчте дип саныйсыз?


- Без - гаиләдә биш бала, барыбыз да югары белем алып, түбәннән күтәрелдек. Алар икесе дә - гомер буе фәкать үз көчләре белән көн күргән, безне зур авырлык белән аякка бастырган гап-гади кешеләр. Әти - шофер, әни - кер юучы.
Белемнәре әллә ни булмаса да, тормыш сабаклары, фәлсәфәләре бик гыйбрәтле, барыбыз өчен дә үрнәк булды. Әти-әни безне балачактан ук "кешенекенә тимә", "эшләп, тир түгеп алган акчаның гына кадере була", "эшләп кеше үлми", "бер авыр эштән дә курыкма, тормышта барысы да кирәк булыр" дип үстерделәр. Яши-яши аларның бу гап-гади сүзләренең хаклыгына тагын да ныграк инанам. Һәрбер сүзләре тормышта девиз итеп алырлык бит. Бай гаиләләрдәге балалар кебек иркә булып, кием сайлап, тегене-моны ал дип үсмәдек. Әле дә хәтеремдә, өч малайга бер свитер иде. Абый беренче сменадан кайту белән сала да мин аны киеп, мәктәпкә икенче сменага китәм. Күршедәге ГАИ начальнигының "Барыгызга да бер төсле сивтер алдылармы соң?" дигән әле дә истә. Шоколадның, башка тәм-томның тәмен шактый үскәч кенә белсәк тә, әти-әни безне ач, башкалар алдында ким-хур булырлык итеп үстермәделәр, шунысына рәхмәт.
- Ишле гаиләдә бала, гадәттә, тәпи китү белән кул астына кереп, эшкә өйрәнеп үсә инде...
- Җиденче сыйныфны тәмамлагач каникулда лимонад заводында эшләп, 46 сум беренче хезмәт хакымны алдым. Иң бай кеше кебек өйгә кош тоткандай очып кайттым. Әнигә рәхмәт, акчамны алмады, "үзеңә ни кирәк?" диде. Ә минем сарайда тузан җыеп ятучы иске мопедка җан өрәсем килә иде. Шуңа почта аша двигательгә заказ бирдем. Ә ул мопедка җан кергәч, малайлар яныннан тузан туздырып узганда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр.
- 13 яшьтә үк акча эшли башлаган малай студент булгач та үз көнен үзе күргәндер инде?
- Әти-әни биш балага да югары белем бирергә кайдан акча табып бетерсен инде? Шулай да әни төпчек буларак, кайчак миңа 7-10 сум җибәрә иде. Беркайчан да алардан акча сораганым булмады. Ял көннәрендә тәүлекләр буе вагон бушата идек. Ә җәен башта студентлар отрядында, соңыннан өч бертуган шабашкада акча эшләп кайта идек. Әти-әнигә күчтәнәчләр алып кайтып, бераз акча да бирә идек. Шабашкада хәтта Каракалпакстанга кадәр барып җитеп, студент чакта ук аннан иске генә "Жигули" да алып кайткан идем. Әмма аны ремонтларга бик күп акча түккәч, сатып җибәрдем. Стройотряд, шабашка бик күп һөнәрләргә өйрәтте. Әтинең "бер эштән дә курыкма" дигән сүзен мин хәзерге яшьләргә дә әйтер идем. Тормыш булгач, гел кирәге чыга икән аларның. Үз бизнесымны башлап җибәргәндә миңа эретеп ябыштыручы да булырга, кранда, погрузчикта, экскаваторда, йөк машинасында да эшләргә туры килде. Әти әйтмешли, эшләп үлмәдем, киресенчә, кулымның эш белүе бизнесымны җәелдерүдә зур ярдәм итте.
- Бер эштән дә куркып тормавыгызны күптән түгел кичке 7дән иртәнге 4кә кадәр КамАЗ руле артына утырып, Әгерҗе урамнарыннан кар түгеп тә расладыгыз инде Сез.
- Моның бер ояты да юк. Бер төн йокламыйча файдалы эш эшләүдән "глава"га да берни булмый. Дәүләт чиновнигы дисәләр дә, мин дә шул ук гади кеше бит.
- Сез Чаллыда танылган бизнесмен идегез. Изге гамәлләрегез, башкаларга ярдәм кулы сузуыгыз белән "Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины" дигән мактаулы исемгә дә лаек булдыгыз. Менә шундый бизнесыгызны калдырып, гап-гади Әгерҗе районына гаять авыр, җаваплы эшкә китүегезне дусларыгыз ничек кабул иттеләр?
- Бик аптырадылар, әлбәттә. "Нишлисең, нигә кирәк ул сиңа?" диючеләр дә байтак булды.
- Беренче айларда ук бик катлаулы проблемалар алдында калгач, төн юк, көн юк, нигә кирәк булды бу "глава" посты миңа дип үкенгән, ташлап китим микән әллә дигән чакларыгыз булмадымы?
- Булды.
- Нәрсә тотып калды?
- Иң беренче, Татарстан җитәкчелеге шундый эшне ышанып тапшырган икән, ничек шул ышанычны акламыйсың инде?! Чын ир-егет бернинди авырлыклар алдында да тез чүгәргә тиеш түгел бит. Аннан соң, әнине күз алдыма китердем. Әгәр шул чагында кире Чаллыга кайтып киткән булсам, әни өчен бу зур удар булыр иде. "Шуны онытмагыз, минем улларым беркайчан да йөзгә кызыллык китерергә, артка чигенергә тиеш түгел", ди ул хәзер дә.
УЛЫМ, ГАДИ КЕШЕНЕ РӘНҖЕТМӘ
- Безнең халыкта "Татар түрә булса, чабатасын түргә элә", дигән мәкаль бар. Ә менә Сезгә бу сүзләр бер дә туры килми сыман. Сез урамда да беренче очраган гап-гади кеше белән бик тиз уртак тел табасыз.
- Әни миңа әлегәчә "улым, гади кешене кыерсытма, рәнҗетмә" дигән сүзләрен гел кабатлап тора. Район башлыгы кәнәфие әтидән калган, балаларыма мирас итеп калдыра торган яки сатып алган урын түгел. Мин җитәкченең гади булуын яратам һәм үзем дә ихлас, тәлинкә тотмый торган гади кешеләр белән аралашканда үземә бик күп азык алам. Әнинең бик еш кабатлый торган "кайдан чыкканыңны онытма" дигән сүзләре дә балачактан күңелгә сеңеп калган. Бигрәк тә тормышта күп михнәт күргән өлкәннәр белән аралашырга яратам. Ярдәм сорап килүчеләргә ничек тә булышырга тырышам. Һәр түрә халык ышанычын аклау өчен бөтен барлыгын бирергә тиеш. Үз командама да "ачның хәлен тук белми, иң мөһиме, гади кеше хәленә керә белегез, үзегезне аның урынына куеп карагыз", дип бик еш кабатлыйм һәм шуны таләп тә итәм. Ләкин кайбер түрәнең тиресе калын шул...
- Сезне нәрсә чыгырдан чыгарырга мөмкин?
- Эшкә битарафлык. Вакыт узсын, акча килсен дип эшкә төкереп караучылар, үз сүзендә тора алмаучылар, ата ялкаулар, гади халыкны кимсетүчеләр мине чыгырымнан чыгара. Моны командам яхшы белә...
- Гаилә хәлләренә дә күчик инде... Сезнең гаиләдә кем халык, кем башлык?
- Курсташым белән институтта укыганда бишенче курста өйләнешкән идек. "Әлегә байлыгым булмаса да, мин сине мохтаҗлыкта яшәтмәм", дип вәгъдә бирдем ул чакта. Сүземдә тордым дип саныйм. Гомумән, чын ир-ат гаиләсен мохтаҗлыкта яшәтергә тиеш түгел. Өч кыз үстердек. Юлябыз, Казанда Эчке эшләр министрлыгының юридик институтын тәмамлап, шунда ук методист булып эшли. Настябыз быел мәктәп тәмамлый. Яна - алтынчы сыйныфта. Ике кызыбыз да бию белән шөгыльләнәләр, Яна фортепианода уйнарга ярата. Кем хуҗа дигән сорауга, ир-ат, нинди генә җаваплы эштә булса да, гаиләдә баш булырга тиеш дип саныйм. Семьяда соңгы сүзне гаилә башлыгы әйтергә тиеш. Бездә шулай. Мин хәзер гаиләмдә якшәмбе күренеп китүче кунак кына. Әмма бер мәсьәлә дә миннән башка хәл ителми. Хатын да, кызларым да минем белән һәрчак киңәшәләр, соңгы сүзне мин әйтәм. Хуҗалык алып бару, кызлар тәрбияләү - хатын җилкәсендә.
- Чаллыда үз йортыгыз белән яшәгәч, эт-мәче тотасызмы?
- Алар гына түгел әле безнең хуҗалыкта. Кәҗәбез бәрәнләде, 13 тавыгыбыз, әтәчебез, куяннарыбыз бар. Юджик кушаматлы немец овчаркасын дуслар бүләк иткән иде.
- Әгерҗедә өченче ел эшләп, әлегәчә биш каты йортның беренче катында фатир "снимать" итеп яшәвегезгә күпләр аптырыйлар...
- Гаиләм Чаллыда булгач, йорт төзергә ашкынып тормыйм. Төзегәч, аны карап торырга да кирәк бит. Ә мин иртән бишләрдә чыгып китәм. Әгерҗе урамнары буйлап, кичен 8-9сыз кайтып кергән юк. Халык арасында, алар белән аралашып яшәү миңа проблемаларны якыннанрак белергә, халык фикерен ишетергә ярдәм итә.
- Могҗиза булып "юбилееңда өч теләгеңне әйт, шуларны үтибез" дисәләр, нинди теләкләр әйтер идегез?
- Теләкләр күп инде алар. Район җитәкчесе буларак, торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын хәл итүне, тузган баракларда яшәүчеләрнең барысын да яхшы фатирларга күчереп бетерүне, эшсезләрне эшле итүне теләр идем. Аннан соң һәркемгә күңел тынычлыгы, балаларның әти-әни канаты астында яшәвен, ата-ананың бала хәсрәте күрмәвен, үз әниемнең һәм башка ата-аналарның да озын гомерле булуын, олыгайган көннәрендә баласының кадер-хөрмәтендә яшәвен, адәм баласының туган нигезен онытмавын телим. Әти-әни сүзе, аларның фатихасы ничә яшьтә булсак та кирәк безгә.
- Сез бәхетлеме?
- Тормышта һәркем үз бәхетен үзе төзи. Мактанып әйтүем түгел, үз бәхетемне үз кулларым белән төзедем һәм аны саклап калу өчен бөтен тырышлыгымны куям дип әйтә алам.
- Ир-егет гомеренең кыл уртасын билгеләүче илле яшьлек юбилеегызны Әгерҗе җирендә каршы алуыгыз белән тәбрикләп, шушы теләкләрегезнең чынбарлыкта да тормышка ашуын телибез. Әгерҗе халкының тормыш-көнкүрешен тагын да яхшыртуда, шәһәр-авылларыбызны төзекләндерүдә Сезнең командадан матур эшләр көтәбез.
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев