Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ: Ветераннар кыенлык кичерергә тиеш түгел

2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга 556 көн калды. 1945нең язында илгә җиңү китергән ветераннар да районыбызда нибары 54 кенә калды инде. Җиңүнең 65 еллыгын каршылаган көннәрдә алар ... иде бит әле. Хөрмәтле ветераннарыбызның барысына да Җиңүнең 70 еллыгын күрергә язсын. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү комитеты рәисе Рөстәм...

2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга 556 көн калды. 1945нең язында илгә җиңү китергән ветераннар да районыбызда нибары 54 кенә калды инде. Җиңүнең 65 еллыгын каршылаган көннәрдә алар ... иде бит әле. Хөрмәтле ветераннарыбызның барысына да Җиңүнең 70 еллыгын күрергә язсын.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү комитеты рәисе Рөстәм Миңнеханов бу дүшәмбедә уздырган киңәшмәдә:
- Әлбәттә, Җиңүнең 70нче язын аеруча зурлап бәйрәм итәчәкбез. Аңа әзерлекне күптән башладык. Әмма бу көнгә кадәр без һәр ветеранны шефлыкка алырга, аның бер генә мөрәҗәгатен дә игътибарсыз калдырмаска тиеш. Ветеран безнең янга түгел, без ветераннар янына йөрергә тиешлеген исегездә тотыгыз, - дип мөрәҗәгать итте урыннардагы җитәкчеләргә.
Әйе, ветераннарыбызның иң яшенә бүген - 85, иң өлкәненә 96 яшь инде. Аларның сәламәтлеге дә шактый какшаган. Бу яшьтә ветераннарның сәламәтлеге турында кайгырту, аларның гомерен беразга гына булса да озайту өчен табиблардан көндәлек кайгырту таләп ителә. Президентыбыз да:
- Ветераннарыбыз теге яки бу дару юк дип зарланып йөрергә тиеш түгел. Аларга кирәкле даруларны өенә илтеп бирегез. Диспансеризацияне өенә килеп, отчет өчен генә түгел, җиренә җиткереп уздырыгыз, - дигән катгый бурычлар куйды.
Рөстәм Миңнеханов көндәлек кайгыртучанлык, ярдәм оештыру максатында һәр сугыш ветеранын җитәкчеләргә, хезмәт оешмаларына беркетергә дигән тәкъдим белән дә чыкты.
- Аларның бер генә соравы да, проблемасы да игътибарсыз калырга тиеш түгел, - диде ул.
Президент шулай ук тимурчыларның, волонтерларның тыл ветераннары янында да еш булырга, хуҗалык эшләрендә көндәлек ярдәм күрсәтергә тиешлегенә басым ясады.
- Президентыбыз куйган бурычларны без, әлбәттә, тормышка ашырачакбыз. Без һәр ветеранны борчыган проблемалар белән танышып чыктык инде. Аларның һәрберсенә шефлык итү өчен җитәкчеләр, депутатлар, волонтерлар билгеләячәкбез. Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү буенча зур план төзедек. Бу олы бәйрәм буенча киңәш-тәкъдимнәрегез, кызыклы идеяләрегез булса, 21346 телефоны буенча безгә хәбәр итә аласыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Әйе, сугыш, тыл ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары исән чакта аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә алсак иде. Аларга бүген күп тә кирәкми бит инде. Сугыш чоры кичергәннәр бик тә сабыр, бездән әллә ни дә таләп итмиләр, булганына шөкерана кыла беләләр. Бүген аларга бик еш кына игътибарлы карашыбыз, җылы сүзебез җитми. Килер бер көн, арабызда бер генә сугыш ветераны да калмас. Шул чагында "их, исән чакта нигә кадерләрен белмәдек икән..." дип үкенерлек булмасын, бүген кадерләрен белеп калыйк.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев