Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов:"Әгерҗедә үзгәрешләр күп"

"Әгерҗегә аяк басу белән шәһәрегездәге матур үзгәрешләрне күрдек. Ә балалар бакчагыз хәтта Казанда һәм Чаллы шәһәрләрендәге бакчалардан да яхшырак булган", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 23 ноябрьдә Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында. Сез моңа күптән лаек идегез Сугыш ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү федераль программасы...

"Әгерҗегә аяк басу белән шәһәрегездәге матур үзгәрешләрне күрдек. Ә балалар бакчагыз хәтта Казанда һәм Чаллы шәһәрләрендәге бакчалардан да яхшырак булган", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 23 ноябрьдә Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында.

Сез моңа күптән лаек идегез
Сугыш ветераннарын һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү федераль программасы нигезендә Әгерҗедә ике ел эчендә 329(!) ветеранны фатирлы итү - тарихта күрелмәгән шатлыклы вакыйга. Аларның 70 процентына яңа төзелгән йортлардан фатир бирелде. Бүген ветераннар өчен төзелгән бик күркәм ике - биш катлы һәм дүрт өч катлы йорт Әгерҗегә ямь биреп тора.
Бу атнада чираттагы 15 фатирлы өч катлы йортны тапшыру тантанасында ветераннарның шатлыгын Рөстәм Миңнеханов, социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министры Айрат Шәфыйгуллин да уртаклашты. Яңа фатирлары белән исләре китеп танышып йөргән тол әбиләрнең кайсыннан гына сорама, барысы да "мәрхүм ирләребез генә күрмәде бу җәннәт почмагын. Төшләребезгә дә кермәгән иде картлык көннәребездә шундый җылы, якты, матур фатирлы булачагыбыз. Безне шулай сөендергән җитәкчеләребезгә нинди генә рәхмәтләр укыйк икән", диделәр. Әнә Яңа Бәзәкәдән ире Зиннур белән биш бала тәрбияләп үстергән, гомере буе колхозда дуңгызлар караган 78 яшьлек Әлфинур апа Хаҗиеваның килене Гөлназ: "Әнинең шәһәр фатирын күргәне булмагандыр инде. Исе китеп карап чыкты да "җәннәт шушыдыр инде, балалар, әтиегез генә күрә алмады", диде. Әле һаман да ышанып бетми шундый яхшы фатирны бушлай биргәннәренә", - ди. Әгерҗедән сугыш ветераны Екатерина Титова да 91 яше тулган көнне яңа фатирда каршы алуына сөенеп туялмый. Тимер юл узелы хастаханәсендә тегүче булып эшләгән 83 яшьлек тол әби Антонина Батаеваның шатлыгын Президент аның белән бергә чәй табыны артында уртаклашты. "Димитров урамында 1951 елда ук төзелгән йортым бик тузган иде. Олыгайгач бер көянтә су алып кайту да, утын алып кереп мичкә ягу да, кар көрәү дә авыр икән. Безне картлык көнебездә шундый шәп фатирлы итүне уйлап чыгарган җитәкчеләребезгә яткач та, торгач та рәхмәт укыйм, теләк телим", дип Рөстәм Нургалиевичка да кат-кат рәхмәтен җиткерде Антонина Григорьевна. "Сез мондый фатирларга күптән лаек идегез. Бу программа соңарыбрак эшли башлады, ирләрегез күрә алмады мондый рәхәтлекне. Һичьюгы, сез исән-сау булып рәхәттә яшәп калыгыз", - диде Президент.
Киләсе елда тагын 22 ветеран фатирлы булса, районда бу программа тулысынча үтәләчәк. Аларга да шушы җәннәт почмакларын тизрәк күрергә язсын.

Без дә рәхәткә чыктык
Бу көннәрдә өй туйларын уздырган район үзәк хастаханәсенең балалар һәм стоматология поликлиникалары хезмәткәрләре беравыздан "Без дә, ниһаять, рәхәткә чыктык", диләр.
Райондагы 17 яшькә кадәр 7497 баланың сәламәтлеге сагында торучы балалар поликлиникасы моңа кадәр шәһәрнең Чапаев урамындагы бер йортка янкорма итеп төзелгән бинада авыр шартларда эшләде. Коридорлар тар, кабинетлар суык, табибка чират көткәндә сәламәт һәм авыру сабыйлар бергә кайнашалар иде... Район җитәкчеләренә дә ата-аналардан бик еш зар-моң сүзләрен ишетергә туры килде. Фәрит Габбасов әлеге мәсьәләне республика җитәкчелеге алдында да күтәрде. Узган ел бу җитди проблеманы чишү юлын таптылар. "Сәламәтлек" илкүләм программасы кысаларында, тимер юл узелы хастаханәсенең элекке хирургия һәм бала тудыру бүлекләре урнашкан бинага реконструкция ясап, балалар һәм стоматология бүлекләрен шунда күчерергә дигән карарга килделәр.
Быел җәй айларында биредә кызу эш кайнады. Нәтиҗәдә бу бина танымаслык булып үзгәрде. Әле бирегә күчеп эшли башлауларына санаулы гына көннәр булса да, поликлиника хезмәткәрләре биредәге шартларга сөенеп туялмыйлар. Коридорлар киң, табибка чират көтүче сәламәт һәм авыру балалар аерылган, процедура һәм прививка ясый торган кабинетлар аерым, җылы, якты. Капиталь ремонт эшләренә республика бюджетыннан 12 млн сум акча тотылган.
Реконструкция ясалган поликлиника белән Президент та танышып чыкты. "Элекке бинада педиатрлар көнгә 95 бала кабул итсәләр, хәзер монда 140 сабыйга кадәр карау мөмкинлеге бар", - диде баш табиб Андрей Шубин.
Шул ук бинада стоматология поликлиникасы да иркенгә чыккан, уңай шартларга теш табиблары да сөенеп туялмыйлар.
Әле алай гына да түгел, биредә үзәк хастаханәдәге терапия бүлегенең 16 урынга исәпләнгән көндезге стационары да урнашкан. Анда дәваланучылар өчен массаж, физиотерапия кабинетлары да бар.
Рөстәм Миңнеханов һәм сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белән әңгәмә барышында үзәк хастаханә поликлиникасын да иркен бинага күчерү турында сүз булды. Республика башлыгы Казаннан бик ерак урнашкан Әгерҗе районын табиблар белән тәэмин итү проблемасын да якын арада хәл итәргә кирәклегенә басым ясады.

Бакчага чират бетте
Әгерҗенең элекке шәһәр паркы урынында төзелгән 7нче "Бәләкәч" балалар бакчасын карагач, республика башлыгы "Казанда һәм Чаллыда төзелгән бакчаларга караганда да яхшырак булган сезнеке", дип югары бәя бирде.
...2008 елның августында шәһәрнең 70 еллык юбилеена килгәч, ул чагында Премьер-министр булган Рөстәм Миңнеханов әлеге бакчаның беренче нигез ташын салу тантанасында катнашкан иде. Әмма аннан соң бу төзелеш туктап калды. Ә быел Татарстан җитәкчелеге бакчаларга озын чиратларны бетерү өчен "Бәләкәч" программасы кабул иткәч, боз урынынан кузгалды.
Әгерҗедә генә дә 500гә якын сабый бакчага чират көтә иде бит. Менә шул нәниләрне бер(!) ел дәвамында бакчаларга урнаштырып бетерүне могҗиза дими, ни дисең! Моңа кадәр өч бакчада өстәмә урыннар булдырып, 200 баланы бакчалы иткәннәр иде. Менә тагын шушы көннәрдә 245 бәләкәчне "Бәләкәч" сөендерәчәк.
Президент та Әгерҗедәге бу балалар учреждениесенең Татарстандагы иң зур бакчаларның берсе икәнен әйтте. 10 ай эчендә шундый мәһабәт ике катлы бакчаны төзеп, файдалануга тапшырулары - гаҗәеп зур батырлык. Ә андагы матурлыкны күрсәгез иде сез... Төзелеше һәм бизәлеше белән тышкы яктан ук үзенә тартып тора ул. Тимердән бизәкләп эшләгән матур койма артындагы бакча территориясендә балаларга уйнау, физик яктан чыныгу өчен нинди генә корылмалар юк... Бакчаның эченә узгач, үзеңне әкият дөньясына чумган кебек хис итәсең. Һәрнәрсә энәдән-җептән генә чыккан биредә: идәндәге матур келәмнәр, тәрәзәләрдәге күз явын алырдай купшы пәрдәләр, заманча җиһазлар дисеңме, уенчыкларның ниндиләре генә юк... Музыка залындагы ак пианино, физкультура залындагы җиһазлар, спорт корылмалары белән тәэмин ителеш күпләрне көнләштерерлек.
Бакчаның хуҗабикәсе - бай тәҗрибәле педагог Лилия Яппарова: "Бу бакчаны кыска вакыт эчендә төзеп бетерүгә бик күпләр зур көч куйды. Фәрит Гарифович та, башка җитәкчеләр дә һәрвакыт эшнең барышын каты контрольдә тотып, проблемаларны тиз арада чишү юлларын таптылар. Менә шулай уртак тырышлык куйганга тирә-якта тиңе булмаган бакча килеп чыкты да инде", - ди төзүчеләргә дә, җитәкчеләргә дә рәхмәтен белдереп.
Бакчада 1,5-2 яшьлекләрдән алты, өлкәнрәкләрдән сигез төркем тупланган. Теләгән ата-аналар сабыйларын татар төркеменә бирә ала. Бакчада 68 кеше эшләячәк.
Шулай итеп, "Бәләкәч" Әгерҗедә бакчага чират проблемасына нокта куйды.
Фәкать Татарстанда гына эшләгән "Бәләкәч" программасы өчен яңа бакча мөдире Президентка әгерҗелеләрнең тирән рәхмәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов ул көнне Мәдәният сараенда эшмәкәр Сәхиповлар, икмәк-азык комбинаты җитештергән азык-төлектән оештырылган күргәзмәне дә кызыксынып карады, Россия һәм Европа чемпионнары булган яшь спортчыларыбыз Миләүшә Гыймранова һәм бертуган Аракеляннарны уңышлары белән котлады.
Аннан соң республика башлыгы район активы белән очрашты. Ул Татарстанның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды, залдагыларның сорауларына җавап бирде. Әгерҗедә бассейнлы физкультура-савыктыру комплексы төзү, авария хәлендәге 88 йортта яшәүчеләрне киләчәктә дә яңа фатирларга күчерүне дәвам итү турындагы сорауларга Президенттан уңай җавап ишетү күпләрне сөендергәндер, мөгаен. Чөнки Татарстан Президенты сүзен җилгә очыра торган Илбашы түгел.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев