Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Россия гимнын бергәләп җырлыйбыз (фоторепортаж)

    Россия көне алдыннан район башкарма комитетының Яшьләр сәясәте бүлеге Мәдәният сарае каршындагы мәйданда әнә шул исемдә флешмоб уздырды. Флешмобта 1,3,4нче мәктәпләрнең мәктәп яны лагерьларында ял итүче укучылар катнашты. Яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева әлеге бәйрәм тарихы белән таныштырды. Акция барышында укучыларга флаг, герб, гимн кебек дәүләт суверенитеты билгеләре хакында...

    Россия көне алдыннан район башкарма комитетының Яшьләр сәясәте бүлеге Мәдәният сарае каршындагы мәйданда әнә шул исемдә флешмоб уздырды.
    Флешмобта 1,3,4нче мәктәпләрнең мәктәп яны лагерьларында ял итүче укучылар катнашты. Яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева әлеге бәйрәм тарихы белән таныштырды. Акция барышында укучыларга флаг, герб, гимн кебек дәүләт суверенитеты билгеләре хакында да бай мәгълүмат җиткерелде. Аннан укучылар бергәләп Россия гимнын башкардылар. Флешмоб укучыларның асфальтта "Россия, алга" темасына рәсемнәр ясау бәйгесе белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: