Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Россия Хөкүмәте яшәү минимумын 5,1 процентка арттырды

Бу бер кешегә яшәү минимумы составындагы азык-төлек продуктларына бәянең 5,4 процентка артуы белән бәйле. Бер кешегә яшәү минимумы составындагы азык-төлек продуктларына бәянең 5,4 процентка артуына бәйле рәвештә, 2013 елның IV кварталы белән чагыштырганда, 2014 елның I кварталына яшәү минимумы күләме 5,1 процентка артты. Тиешле карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады....

Бу бер кешегә яшәү минимумы составындагы азык-төлек продуктларына бәянең 5,4 процентка артуы белән бәйле.

Бер кешегә яшәү минимумы составындагы азык-төлек продуктларына бәянең 5,4 процентка артуына бәйле рәвештә, 2013 елның IV кварталы белән чагыштырганда, 2014 елның I кварталына яшәү минимумы күләме 5,1 процентка артты. Тиешле карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.

Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

"Имзаланган карар нигезендә 2014 елның I кварталы өчен РФ буенча яшәү минимумы, тулаем алганда, 7688 сум күләмендә билгеләнгән, эшләүче халык өчен - 8283 сум, пенсионерлар өчен - 6308 сум, балалар өчен - 7452 сум", - диелә бастырылган документта.

Шулай итеп, документка беркетелгән белешмәдә билгеләп үтелгәнчә, 2013 елның IV кварталы белән чагыштырганда, 2014 елның I кварталына яшәү минимумы күләме 5,1 процентка артты, эшләүче халык өчен - 4,9 процентка, пенсионерлар өчен - 4,7 процентка, балалар өчен - 6,1 процентка.

Росстат мәгълүматы буенча, 2014 елның I кварталында, үткән квартал белән чагыштырганда, кулланучылар бәясе индексы уртача 101,9 процент тәшкил иткән.

Билгеләп үтик, пенсионерның яшәү минимумы күләме нигезендә, пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү күләмен билгеләү өчен, аерым тәртип каралган. "Федераль бюджетта, 2014 елга пенсиягә федераль социаль түләү суммасын билгеләү өчен, РФдә пенсионерның яшәү минимумы күләме 6354 сум күләмендә билгеләнгән", - диелә документта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев