Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Россия Хөкүмәтенең яңа составы билгеле булды

Мәгариф министры - Ольга Васильева, фән һәм югары белем министры - Михаил Катюков.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәтенең яңа составы билгеле. Бу турыда RT хәбәр итте.

Мәгариф министры — Ольга Васильева, фән һәм югары белем министры — Михаил Катюков. Ерак Көнчыгышны үстерү министры — Александр Козлов, табигый байлыклар һәм экология министры — Дмитрий Кобылкин, Төньяк Кавказ эшләре буенча министр — Сергей Чеботарев, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык министры — Владимир Якушев.

Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры — Константин Носков, авыл хуҗалыгы министры — Дмитрий Патрушев.

Федераль куркынычсызлык хезмәтенең элеккеге директор урынбасары Евгений Зиничев — гадәттән тыш хәлләр министры, Евгений Дитрих — транспорт министры, эчке эшләр министры — Владимир Колокольцев, юстиция министры — Александр Коновалов, тышкы эшләр министры — Сергей Лавров, сәнәгать һәм сәүдә министры — Денис Мантуров, мәдәният министры — Владимир Мединский, оборона министры — Сергей Шойгу, энергетика министры — Александр Новак, икътисади үсеш министры — Максим Орешкин, сәламәтлек саклау министры — Вероника Скворцова, хезмәт һәм социаль яклау министры — Максим Топилин, финанс министры — Антон Силуанов (ул беренче вице-премьер вазифасын да биләячәк).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев