Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Россия һәм Татарстан композиторлары берлеге рәисенә Әгерҗе ошаган

Бу атнада Россия һәм Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшид Кәримуллин җитәкчелегендәге бер төркем музыкантлар Әгерҗегә килделәр. Әгерҗегә эшлекле сәфәрен Рәшид Кәримуллин район башлыгы Валерий Макаров белән очрашудан башлады. Алар районның, шәһәрнең мәдәни үсеше хакында фикер алыштылар. - Миңа Әгерҗе шәһәре ошады. Биредә спорт объектлары да, мәдәният учаклары да бар. Эшләр...

Бу атнада Россия һәм Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшид Кәримуллин җитәкчелегендәге бер төркем музыкантлар Әгерҗегә килделәр.

Әгерҗегә эшлекле сәфәрен Рәшид Кәримуллин район башлыгы Валерий Макаров белән очрашудан башлады. Алар районның, шәһәрнең мәдәни үсеше хакында фикер алыштылар.

- Миңа Әгерҗе шәһәре ошады. Биредә спорт объектлары да, мәдәният учаклары да бар. Эшләр өчен дә, ял итәр өчен дә шартлар тудырылган, - диде ул. Композиторлар берлегенең иң тәүге бурычларының берсе -

мәдәни объектларга ярдәм итү. Әгерҗе сәнгать мәктәбе белән якыннан танышканнан соң Рәшид Кәримуллин яңа инструментлар, нота материаллары алуда ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Сәнгать мәктәбе коллективы һәм укучылар белән очрашу да күтәренке рухта үтте.

Композиторлар берлеге рәисенең:

- Без бүген сезнең белән күз-күз карап аралашачакбыз, - дигән сүзләреннән соң җанлы әңгәмә башланып китте. Аның белән балалар бик теләп аралаштылар, сораулар бирделәр. "Үзегез нинди инструментта уйныйсыз?" дигән сорауга ул:

- Мин төрледән-төрле инструментларда уйный беләм. Өебездә аларның коллекциясе дә бар, - дип җавап бирде.

- Инструментларда уйнап кына калмыйм, алар белән сөйләшәм дә. Алар тере кебек. Менә шундый җанлы аралашудан соң илһам килә дә кайсы да булса инструмент өчен пьеса язарга утырам, - дип дәвам итте ул.

- Ә көненә ничәшәр сәгать уйныйсыз? - дигән сорауга:

- Кайчак 15-16 сәгать тә була, - дигән җавап ишеткәч, мәктәп укучылары тып-тын калды.

Очрашу барышында Ренат Еникеев, Светлана Зорюкова, Резидә Ахиярова, Юлия Бекбулатова кебек популяр композиторларның әсәрләре яңгырады. Укучылар әсәрнең исеме аның эчтәлегенә туры киләме-юкмы икәнлеге буенча фикер алыштылар.

Сүз Рәшид Кәлимуллин иҗатына кагылгач, чын уен-ярыш башланды. Аның фортепиано өчен язылган "Урман әкиятләре", "Яраткан авылы", "Мәктәп еллары" кебек циклдан әсәрләрнең исемнәрен балалар үзләре табарга тиеш иделәр. Әлеге әсәрләр төрле дәрәҗәдәге халыкара һәм россиякүләм бәйгеләр лауераты Екатерина Коврикова башкаруында яңгырады. Ул уйный башлауга, балалар әсәрнең исемен әйтергә ашыктылар.

Аннан композитор балалар өчен язылган "Казан песие" дип аталган шаян җырын башкарды.

- Сез барыгыз да музыкант булып китмәссез. Тик музыканы, гүзәллекне, гомумән, тормышны яратыгыз. Үз балаларыгзны да гүзәллекне күрә белергә өйрәтегез, - дигән сүзләр белән тәмамлады ул очрашуны.

Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев