Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Россия Пенсия фонды май аенда пенсияләрне яшәү минимумыннан арттырып түли башлый

Пенсионерларга гариза язарга һәм белешмәләр җыярга туры килмәячәк, чөнки барлык түләүләрне автомат рәвештә уздырачаклар.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды май аенда пенсияләрне, яшәү минимумыннан арттырып, яңа тәртип буенча түли башлый. Бу хакта, Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә нигезләнеп, "РИА Новости" хәбәр итә.

Топилин апрель аенда яңадан исәпләүләр булачак, ә май аенда турыдан-туры түләүләр башланачак, дип әйткән. Закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан кичә икенче укылышта хупланды, өченчесе 21 мартка билгеләнде. Федерация Советы документны 27 мартта караячак.

Пенсионерларга гариза язарга һәм белешмәләр җыярга туры килмәячәк, чөнки барлык түләүләрне автомат рәвештә уздырачаклар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/20/182951/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев