Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Россиядә ипи бәясе ел башыннан алып 4 процентка арткан

Бәяләрнең күтәрелүе инфляциянең еллык уртача темплары кысаларына сыеша.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Ноябрь ахырына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Россиядә арыш һәм бодай оныннан пешерелгән бер килограмм ипинең уртача бәясе 47,51 сумга, ягъни 4 процентка (гыйнвар аенда 45,67 сум булган) кыйммәтләнгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия икмәк пешерүчеләр һәм кондитерлар гильдиясенә сылтама ясап хәбәр итә.

Бәяләр ел дәвамында айдан-айга уртача 0,4 процентка артып барган.

«Бәяләрнең күтәрелүе инфляциянең еллык уртача темплары кысаларына сыеша һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тарифлары, ягулык-майлау материаллары, аренда ставкаларының артуына бәйле», - диелә хәбәрдә.

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, ел ахырына таба бәяләр тизрәк арткан: ноябрьдә ипи хакы октябрь белән чагыштырганда – 0,9, октябрьдә сентябрь ае белән чагыштырганда шулай ук 0,9 процентка күтәрелгән. Сентябрьдә бәя үсеше – 0,6, җәй айларында 0,3 процент тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев