Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рәссамнар Кама елгасы буена җыела

Рәссамнар ике атна дәвамында ачык һавада картиналар яза, районыбыз балалары һәм педагоглары өчен мастер-класслар уздырачаклар

15-28 август көннәрендә Красный бордагы Кама елгасы буенда Халыкара пленэр уза. Анда Татарстаннан, Россия Федерациясе субъектларыннан, якын чит илдән 50 рәссам-оста катнашыр дип көтелә.  

Рәссамнар ике атна дәвамында ачык һавада картиналар яза, районыбыз балалары һәм педагоглары өчен мастер-класслар уздырачаклар. Осталарның һәркайсы Әгерҗе районы музеена үзенең иң яхшы сәнгать әсәрен бүләк итеп тапшырачак. Димәк, соңрак әлеге иҗат эшләрен теләге булган һәркем күрә алачак. 
Пленэр нәтиҗәләре буенча Әгерҗе районы авылларында ун күчмә күргәзмә оештыру планлаштырыла. 

Исегезгә төшерәбез: агымдагы елда “Радуга талантов” балалар иҗаты йорты федераль бәйгедә пленэр уздыру максатына 448120 сум грант откан иде.
Проект мәдәни инициативларның Президент фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантын файдаланып тормышка ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев