Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов «Ел ир-атлары» исемлегендә ничәнче урында?

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел ир-атлары» медиалогия рейтингында 15 нче баскычка урнашкан. Әлеге исемлеккә Россиянең мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган 50 сәясәтчесе, түрә һәм эшмәкәре кергән. Республика җитәкчесе РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворковичны, ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийны, элек РФ финанс министры вазыйфасын башкарган Алексей Кудринны һәм башка танылган...

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел ир-атлары» медиалогия рейтингында 15 нче баскычка урнашкан. Әлеге исемлеккә Россиянең мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган 50 сәясәтчесе, түрә һәм эшмәкәре кергән.

    view_120322_tatar
    Республика җитәкчесе РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворковичны, ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийны, элек РФ финанс министры вазыйфасын башкарган Алексей Кудринны һәм башка танылган кешеләрне дә артта калдырган.

    Рейтингның беренче баскычында - Россия Президенты Владимир Путин. Аннан соң РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев урнашкан. Өченче урында - Президентның пресс-секретаре Дмитрий Песков. Беренче унлыкка шулай ук тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, РФ спорт министры Виталий Мутко, Чечен башлыгы Рамзан Кадыйров, патриарх Кирилл һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов кергән.

    "Мәйдан" журналы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: