Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов – халык Президенты

Хөрмәтле Әгерҗе районы сайлаучылары! Барыбыз да зур дулкынлану белән көткән Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлау артта калды. Бу сайлаулар гади генә түгел иде. Соңгы 15 елда республикабызның Илбашын беренче тапкыр халык турыдан-туры үзе сайлады. Иң сөенечлесе шул: районыбыз сайлаучылары бу мөһим сайлауларда аеруча активлык күрсәттеләр һәм туган...

Хөрмәтле Әгерҗе районы сайлаучылары!
 
Барыбыз да зур дулкынлану белән көткән Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлау артта калды. Бу сайлаулар гади генә түгел иде. Соңгы 15 елда республикабызның Илбашын беренче тапкыр халык турыдан-туры үзе сайлады.
Иң сөенечлесе шул: районыбыз сайлаучылары бу мөһим сайлауларда аеруча активлык күрсәттеләр һәм туган республикабызның тотрыклылыгы өчен тавыш биреп, Президентыбызга зур ышаныч белдерделәр. Әгерҗе районында 93,7 процент сайлаучыбызның тавыш биредә катнашуы - күптән күрелмәгән шатлыклы күренеш. Кайбер сайлау участокларында күзәтүчеләр тавыш бирү төгәлләнеп, бюллетеньнәрне санау төгәлләнгәнче эшнең барышын күзәттеләр. Бер генә закон бозу очрагы да теркәлмәде, шикаятьләр булмады. Шәһәребездә дә, авылларда да халык сайлауларга бәйрәмгә барган кебек килде. Районда 23887 сайлаучыбызның Рөстәм Миңнехановка ышаныч күрсәтүе аның, чын мәгънәсендә, халык Президенты булуын тагын бер тапкыр раслады. Татарстанга нәкъ менә аның кебек лидер кирәклеген, әлегә аңа көндәш булырдай кандидат юклыгын Әгерҗе халкы да яхшы аңлый. Чөнки Татарстанда, районыбызда республика Президенты программасы буенча башкарылган гаять зур эшләр - барыбызның да күз алдында. Республикабыз Илбашы бу мөһим программаларның 2016 елда да дәвам итәчәген әйтеп сөендерде. Димәк, киләсе елда да районыбызны яңа төзелешләр, капиталь ремонт эшләре көтә.
Бу көнне районыбыз сайлаучылары җирле үзидарә органнарына да 240 кандидат арасыннан иң лаеклы 180ен депутат итеп сайладылар. Халык ышанычын яулап, яңа сайланган депутатларны да чын күңелдән котлыйм. Райондашларның бу олы ышанычын аклап, халыкка намус белән хезмәт итәргә язсын сезгә.
Сайлауларга, киләчәгебезгә битараф булмыйча тавыш бирүдә катнашкан районыбыз сайлаучыларына, бу мөһим кампаниягә әзерләнү һәм аны оешкан төстә уздыруга зур хезмәт куйган территориаль һәм участок сайлау комиссияләре рәисләренә һәм аларның әгъзаларына, Яшьләр парламентына, күпкатлы йортларда агитация эше алып барган активистларга олы рәхмәтемне белдерәм. Без бергә булганда барысын да БУЛДЫРАБЫЗ!
Барыгызга да ихтирам белән Әгерҗе муниципаль районы башлыгы
Валерий МАКАРОВ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев