Рөстәм Миңнеханов иң яраткан ризыгын атады
Авыздан сулар килерлек сөйли
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан кооператив институтында «Халыкара кунакчыллык мәктәбе»н ачуда катнашты. Ачылышта ул Татпотребсоюзның республика районнарындагы җитештерелгән азык-төлек продукциясе белән танышты һәм иң яраткан икмәге турында сөйләде.
- Мин кара икмәк яратам. Элек ипине өйдә мичтә пешерәләр иде бит. Минем әнием дә шулай пешерә иде. Без абый белән түм-түгәрәк ипинең пешкәнен көтеп утыра идек. Пешкәннән соң, икмәк кыерчыгына өйдә ясалган май ягып ашый идек, — дип искә алды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев