Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында катнаша

Россия Президентының юлламасын Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә Мәскәүнең Кунаклар сарае бинасында игълан итәчәкләр.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык юлламасында катнашачак. Анда Россия башлыгы ил үсешенең төп юнәлешләрен билгеләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Мәскәүдәге Кунаклар сарае бинасында узачак Федераль Җыенга юлламасында катнашачак», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Россия Президентының юлламасын Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә игълан итү башланачак. Турыдан-туры трансляцияне «Россия 1», «Россия 24» һәм Беренче канал алып барачак. Россия Президентының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, юлламаны игълан итүгә Россия һәм чит ил массакүләм-мәгълүмат чараларының 760тан артык вәкиле аккредитация узган.

Мәскәүнең Кунаклар сарае беренче тапкыр Россия Президенты юлламасын игълан итү өчен сайланган. 2018 елда Владимир Путин Федераль Җыенга «Манеж» үзәк күргәзмәләр залында мөрәҗәгать итте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/20/181216/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев