Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сабан туе киң күңелле, түре ачык һәркемгә

Туган төбәгебездә узган Сабан туйлары ат чабышы, милли көрәш, җыр-биюләр, уен-көлке, күңелле очрашулары белән күңелләрдә озак вакытларга җитәрлек матур тәэсирләр калдырды. Әле бәйрәм узып китәргә дә өлгермәде, күңел инде киләсе елда булачагын көтә башлады. Милли бәйрәмне кайсыбыз гына сагынмый икән?! Кар эреп бетүгә чабышкыларын ярышка әзерли башлаган ат хуҗалары да,...

Туган төбәгебездә узган Сабан туйлары ат чабышы, милли көрәш, җыр-биюләр, уен-көлке, күңелле очрашулары белән күңелләрдә озак вакытларга җитәрлек матур тәэсирләр калдырды.
Әле бәйрәм узып китәргә дә өлгермәде, күңел инде киләсе елда булачагын көтә башлады. Милли бәйрәмне кайсыбыз гына сагынмый икән?! Кар эреп бетүгә чабышкыларын ярышка әзерли башлаган ат хуҗалары да, бәйгеләрдә катнашырга җан атып торучы кунаклар да, мәйдан батыры булырга әзерләнүче көрәшчеләр дә, тамашачы күңелен яулап алырга әзерләнүче җырчы-биючеләр дә - барысы да милли бәйрәмне түземсезлек белән көтә. Авылларда яшь киленнәр батырга иң үзенчәлекле бүләк хәстәрли, уңган хуҗабикәләр табынны сый-нигъмәт белән тутыралар, хуҗалыкны "гөл" итеп куялар, гомумән, Сабантуйга һәркем ныклап, күңел биреп әзерләнә.
Без дә, авыл Сабан туйларында рәхәтләнеп күңел ачканнан соң, Әгерҗедәге милли бәйрәмгә юл тоттык. Әнә, олысы-кечесе мәйданга ашыга...

Томырылып чаба тулпарлар
Тукта, ашыкма, алып баручылар сәхнәгә чыкканчы, бәйрәм башлануын игълан иткәнче әле бит ат чабышын карыйсы бар. Ат яратучылар иң әүвәл әлеге ярышны карарга ашыктылар.
Иж-Бәйки авылыннан Риназ Хәмидуллин тын да алмый чабышкыларны күзәтә.
- Сабантуйның иң матур бизәген - ат чабышын карамыйча күңел түзәме соң?! Балачакта үзем дә ат өстеннән төшми идем. 5 сыйныфтан бирле Сабантуйларда катнаштым. Призлы урын алгач күңел тагын да үсә бит ул. Әнә шулай, 10 ел чабышта катнашып, бик күп бүләкләр җыйдым. Хәзер инде тамашачы буларак кына күзәтәм. Әмма барыбер күңелгә токымсыз атларның узышуы якын. Без аларны үзебезчә "колхоз" атлары дип йөртәбез. Эшли дә беләләр, менә дигән итеп чабышта да катнашалар. Быел "Әгерҗе ит комбинаты", әнә, нинди бүләк әзерләгән чабышкыларга? Өч центнерлы үгез кемгә эләгер икән? - ди Риназ абый.
- Бер генә елны да Сабантуйны калдырганыбыз юк. Әле кичә Исәнбай һәм Иж-Бубый Сабантуйларын карап килдек. Бүген иртүк Әгерҗенекенә чыктык. Бәйрәм көнне ничек өйдә утырасың? Ат чабышын бигрәк тә яратабыз, - диделәр Әгерҗедән Ләйсән-Рафаэль Гобәйдуллиннар.
Әнә, тузан туздырып, чабышкылар финишка ыргылалар. "Әйдә, әйдә!" дип кычкыру-сызгырулар бер генә мизгелгә дә тынып тормый. "Агро-Кама" ширкәте атларны хәтта Кадыбаш, Исәнбай, Пеләмеш кебек ерак авыллардан ук алып килгән. Аларның җайдакларын әллә каян танып була. Барысы да - бертөрле. Менә бит, Сабантуйда аерылып тору да бик кирәк.
Токымсыз атлар арасында беренче әйләнештә "Капризная" кушаматлы аты белән Кодаш егете Динар Хәйбуллин көндәшләрен бик күпкә артта калдырган иде. Әмма финалда Кече Пурга атлары аныкына караганда җитезрәк булдылар. Ит комбинаты бүләк иткән үгез дә ут күршеләребезгә китте.
- Өченче урын алуыма да бик сөенәм. 20 ат арасыннан призлы урынга эләгү - үзе бәхет ул, - ди Динар.
Авыл малайлары беркайчан сер бирмиләр шул алар. Кечкенәдән мал-туар арасында кайнашып үскән Динарга атка мәхәббәтне әтисе уяткандыр, мөгаен. Балачакта көтүне дә ат өстендә көтә ул. Студент егет ялларга кайтканда хәзер дә атлар янына ашыга. Быел Көчек, Кодаш Сабан туйларында призлы урын алган аты Әгерҗедә дә бәхет китерде аңа.
Алабугадан Әгерҗегә килен булып төшкән Раушания Нурисламова үзе чиккән сөлгене иң җитез атка бирергә әзерләнеп тора.
- Борынгыдан калган йола буенча килен бүләген беренче килгән атка бирәчәкмен, - диде ул.
Җилдән җитез атлар финишка җиткәч тә туктап калалмыйлар, бер урында биеп торалар. Бик күңелле аларны күзәтүе...

Дуслык, дуслык, гомер биргән бүләк
Әйе, дус, тату яши бездә төрле милләт халыклары. Әнә, Сабантуй мәйданына килгәндә үк удмурт, мари, рус, татар өйләре аша узасың. Ә кунакчыл хуҗалар сыйламыйча ишек төбеннән борып җибәрәме соң инде?!
- Нинди генә бәйрәм булса да без кунакларны ипи-май белән каршы алабыз. Аннан милли ризыгыбыз перепечтән авыз иттерәбез. Төне буе күз дә йоммадык, әллә ничә төрле мич ашы пешердек. Бүген рәхәтләнеп райондашларны сыйлаячакбыз. Аларга бүләккә дәртле җыр-биюләр дә әзерләдек, - ди кояштай балкып Сарсак-Омга Мәдәният йорты мөдире Людмила Жиделева.
Милләтләр дуслыгы сәхнәдә дә ачык чагылды. Районыбыздагы бар милләт халыклары биюләр бүләк иттеләр. Гомумән, сәхнә бер генә минутка да тынып тормады. Яңавылның "Шатлык" ансамбле егетләре дәртләндереп җибәргән Сабан туе кичкә кадәр күтәренке рухта дәвам итте. Районыбызның 500гә якын сәхнә остасы, Чаллыдан Виталий Агапов һәм аның "Моңлы Чаллы" җыр театры чыгышларын һәркем яратып карады. Ижаудан ел саен Әгерҗе Сабан туена килүче, тумышы белән Тирсә авылыннан булган Шәфкать Ганиев та хисләрен яшерә алмады.
- Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләрен фотога төшереп калырга ашыгам. Әгерҗедә Сабан туе елдан-ел күңеллерәк була бара. Күз тимәсен Әгерҗе артистларына! Шулкадәр осталар, матурлар. Ул сәхнә киемнәре дисеңме, хәрәкәтләреме... Барысы да уйланылган. Афәрин аларга! - диде ул.

Батырларга мәйдан кул чаба
Игенчегә дан һәр хөрмәт! Игенчегә урын - мәйдан түрендә! Әнә алар, язгы кыр эшләрендә алны-ялны белми эшләгән, чәчүне вакытында төгәлләү өчен җан-фәрманга тырышкан механизаторлар, шоферлар, белгечләр, җитәкчеләр...
- 68 яшем тулса да, һаман эштән аерыла алмыйм. Яз җитсә, күңел кырга ашкына. Быел да өчәр норма эшләгән көннәр булды. Нәтиҗәдә, бүлекчә буенча - беренче, филиал буенча икенче урынга чыктым. Яшь барса да, яшьләргә бирешергә исәп юк. Кояш белән торып, караңгы төшкәч кенә өенә кайтучы, алтын бөртекләрне җир куенына тапшыручы авыл хезмәтчәненә хөрмәт зурдан булырга тиеш тә ул. Менә мине дә зурлап район Сабан туена чакырган җитәкчеләргә рәхмәт. Җәмәгатем, балалар белән бергәләп килдек, - ди Үтәгәннән Гафият Гыйззәтуллин.
Район башлыгы Валерий Макаров, "Агро-Кама" ширкәте, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре Илгиз Салихов, Дилүс Гатауллин авыл хезмәтчәннәрен бүләкләделәр.

"Бердәм Россия" партиясе бүләкләр өләшә
Быел Татарстанда Мәдәният елы. Димәк, мәдәни учакларга игътибар да зурдан булачак. Республикабызда милли бәйрәм гөрләгән көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе авылларга да бүләк ясады. Бәйрәм вакытында Валерий Владимирович авыл җирлекләре Советлары арасында иң үрнәк булган Кичкетаң авыл җирлегенә "Бердәм Россия" партиясе бүләк иткән спорт инвентарена сертификат тапшырды.
- Теннис өстәлен Мәдәният йортына куячакбыз. Бездә халык җыр-биюгә дә бик оста, спорт белән дә дус. Бала-чагага да, яшьләргә дә бик ошар бу бүләк, - ди Кичкетаң авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев.

Кем көчлерәк - шул ота
Нинди Сабантуй инде ул ярыш-бәйгеләрсез?! Әнә, бер мәйданчыкта балалар мәш килеп уйныйлар, ярышалар. Җиңүчеләр бүләкләр дә алалар. Сабантуй мәйданында бик күп аттракционнар да эшләде, сабыйлар пони белән дөядә дә йөрделәр. Ә төп мәйданда олылар өчен бәйгеләр оештырылды. Спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов уенны игълан итүгә, тамашачылар мәйданга йөгереп үк чыгалар. Иң кызыклысы, әлбәттә, күзләр бәйләнгән килеш көндәшеңне табу һәм аңа капчык белән сугу булгандыр. Бу бәйгедә туганнар Игорь һәм Ленар Шәеховлар, Айгөл Яппарова белән Вәзилә Торхова бер-берсен "тукмаштылар".
Йөгерү юлларына балалар да, ветераннар да чыктылар. Икенче булып килгән Тирсәдән ветеран көрәшче Ислам Җиһаншин:
- Бөтен спорт төрләрен дә яратам. Хоккей да уйныйм, гер, штанга да күтәрәм, йөгерәм дә, - диде.
Ә менә Кичкетаңнан Тәлгать Муллануров 32 килолы герне күтәреп йөрүдә 33 ел инде беренчелекне беркемгә дә бирми. Тирсәдән Әлфирә Төхвәтуллина, Әгерҗедән Шамил Маликов та - көянтә белән су ташу буенча район "чемпионнары". Ә менә Тирсәдән Нияз Гарифуллин турникта күтәрелү буенча ике ел рәттән Сабантуйда чемпион булып калды. Гүзәл затларның турникта күтәрелгәнен күргәнегез бармы сезнең? Сабантуйда алар да осталыкларын күрсәттеләр. Унар тапкыр турникта күтәрелгән Әгерҗе кызлары Рузилә Шаһиева белән Гүзәл Хуҗахмәтовага афәрин дими, ни дисең? Капчык белән сугыш, кул көрәше, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка бик күп уеннар гөрләде мәйданда.
Ә иң мавыктыргычы ул, әлбәттә, көрәш иде. Әгерҗедән Риналь Чигашов өчен көч бирергә әти-әнисе Эльбрус-Гөлсинә, туганнары Ольга, Тамара, Айнур килгәннәр. Риналь үз үлчәвендә җиңгәч, сөенечтән нишләргә белмәделәр алар.
- Энебез өчен җан атып, аңа көч биреп тордык. Без аның белән горурланабыз, - диделәр апалары Тамара белән Ольга.
Көчектән 75 яшьлек Раиф ага Хисмәтов нәкъ менә көрәш карарга килгән. Ул Исәнбайдан Илшат Каеров өчен көч бирде. Тирсәдән Замир Шакиров та бик кызыксынып бәйгене күзәтә.
- Яшь чагында биш ел рәттән үзем дә мәйдан тоттым. Менә хәзер яшьләргә көч бирәм. Исәнбай егете Альмир Шәрәфиевның матур алымнар кулланып көрәшүе бик тә ошый, - диде Замир.
Абсолют батыр өчен көрәштә менә шушы Исәнбай егетләре калды да инде. Дөрес, Илшат гәүдәгә дә авыр, яше дә зур. Әмма Альмир да төшеп калганнардан түгел. Ул - бик күп бәйгеләр җиңүчесе. Көндәшләрен туп урынына гына "чөя". Соңгы секундка кадәр кем батыр каласын беркем дә фаразлый алмады. Әмма Илшат көчлерәк булып чыкты. Узган ел да, быел да Сабантуй батыры - Илшат Каеров.
Баганага менүчеләрне дә кыйммәтле бүләкләр көтә иде. Кадрәктән Андрей Иликпаев, 15 метрлы баганага маймыл кебек менеп, тузан суырткычка лаек булды. Кече Пурга удмуртлары да, "СтройГрад"та эшләүче үзбәк егете дә баганга бик җиңелдән менделәр.
Әнә шулай, бик күңелле узды Әгерҗедә Сабан туе. Ә хәзер Ходай яңгыр бирсен иде дип телик. Җир-ана шифалы яңгырлары белән тизрәк сөендерсен иде...
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев