Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сабантуйда район башлыгы ГТО нормасын тапшырды

Быелгы район Сабан туеның үзенчәлеге шунда иде: төп мәйданда "Президент белән бергә"-"Спортлы Татарстан" республика хәрәкәте мәйданчыгы эшләде. Әлеге мәйданчыкта район башлыгыннан алып теләгән һәркем ГТО нормаларын тапшыра алды. Яшь вакытта спортның бик күп төрләре белән дус булган район башлыгы Валерий Макаров, иң беренчеләрдән булып, ГТО нормасын тапшырды. 32 килолы герне...

Быелгы район Сабан туеның үзенчәлеге шунда иде: төп мәйданда "Президент белән бергә"-"Спортлы Татарстан" республика хәрәкәте мәйданчыгы эшләде. Әлеге мәйданчыкта район башлыгыннан алып теләгән һәркем ГТО нормаларын тапшыра алды.
Яшь вакытта спортның бик күп төрләре белән дус булган район башлыгы Валерий Макаров, иң беренчеләрдән булып, ГТО нормасын тапшырды. 32 килолы герне кулларында уйнатты гына ул. Ике потлы герне 20 тапкыр күтәреп, Валерий Владимирович ГТО нормасын "бишле"гә тапшырды.
- Ир-егетләрне үзем артыннан гер күтәрү бәйгесенә чакырам. Иң активлар истәлек бүләкләре алачак, - дип тә ымсындырды ул спорт сөючеләрне.
Чынлап та, Сабантуйда спорт мәйданы кичкә кадәр гөр килеп торды. Бик күпләр бәйрәмдә көчен һәм җитезлеген сынады.
Шунысы да игътибарга лаек, "Президент белән бергә" Татарстан хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур өлеш кертәләр. Республикабызда һәркем өчен - профессиональ спортчымы ул, спорт сөючеме - шөгыльләнү өчен иң яхшы шартлар тудырылган. Без бүген, һич икеләнүсез, Татарстан Россиянең спорт башкаласы дип горурланып әйтәбез. Республикага Россия дәрәҗәсендә генә түгел, дөнья күләмендәге спорт чараларын уздыруны да ышанып тапшыралар. Бу җәйдә инде без шуларның берсе - су спорты төрләре буенча Халыкара чемпионатның шаһитлары булачакбыз. Ә 2018 елда Татарстан футбол буенча Дөнья чемпионаты этабын уздыруны үз өстенә алачак.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев