Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сагынырбыз сине, лагерь

Балаларның җәйге ялын оештыру турындагы республика программасын тормышка ашыру максатыннан, бу көннәрдә районыбызның 17 мәктәбендә лагерьлар эшли. Аларда 800 укучы 21 көн буе сәламәтлеген ныгыта, мавыктыргыч бәйгеләрдә, күңел ачу чараларында үзен сыный. Быел мәктәп яны лагерьларында ял иткән баланың бер көне 137,40 сумга төшә. Ата-аналар 433 сум взнос түләгәннәр. 1нче...

Балаларның җәйге ялын оештыру турындагы республика программасын тормышка ашыру максатыннан, бу көннәрдә районыбызның 17 мәктәбендә лагерьлар эшли.
Аларда 800 укучы 21 көн буе сәламәтлеген ныгыта, мавыктыргыч бәйгеләрдә, күңел ачу чараларында үзен сыный. Быел мәктәп яны лагерьларында ял иткән баланың бер көне 137,40 сумга төшә. Ата-аналар 433 сум взнос түләгәннәр.
1нче гимназиядә капиталь төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, 100 укучыны 3нче мәктәп җәйге ялга үзенә сыендырган.
- Гимназиядә ремонт баргач, лагерь булмас инде дип ата-аналар хафага төшкәннәр иде. Бәхеткә, безнең укучыларны 3нче мәктәп кабул итте, - ди лагерь җитәкчесе Рамилә Әлмөхәммәтова.
8 июньдә "диңгезче" балалар "Хыяллар флотилиясе" корабленә утырып сәяхәткә чыгып киткәннәр. Ә сәяхәттә маҗаралы, кызыклы вакыйгалар күп була. Иртәнге сәгатьтә үк мәктәп янындагы мәйданчыкта физкультура укытучысы Евгений Михайлов зарядка ясата. Анда беркем дә иптәшләре алдында "җебеп" торырга теләми.
- Мин 4нче сыйныфны тәмамладым, хоккей секциясенә йөрим. Шуңа күрә спорт чараларын бигрәк тә яратам. Йөгерүдә мин - һәрчак алдынгы урыннарда. Стадионда узучы спорт ярышларын көтеп кенә торам. Зарядкада да һәр биремне "бишле"лек үтәргә тырышам, - ди Айрат Гобәйдуллин.
Саф һавада хәрәкәтләнеп кергәч, иртәнге аш та бик тәмле. Пешекчеләр әзерләгән ботканы да, итле ризыкларны да бик яратып ашыйлар икән балалар. Ә бала-чага өчен иң тәмлесе, әлбәттә, җиләк-җимеш һәм баллы ризыклар.
Күңел ачу чараларын бигрәк тә көтеп алалар малайлар-кызлар. Һәр отряд җиңү өчен җан ата аларда. Әнә, "Орешник" ял паркында Сабантуй булганга берничә көн узса да, балалар әле һаман да аның тәэсирләре белән йөриләр.
- Һәр станциядә бер бирем куелган иде. Мин күз бәйләнгән килеш чүлмәк ваттым һәм командама очко китердем, - ди Азалия Әлмөхәммәтова.
Ул мәктәп яны лагерена өченче елын йөри. Быел дус кызларын сәйләннән эшләнмәләр ясарга да өйрәтә икән.
"Авангард" кинотеатрына сәяхәт тә күңелләренә хуш килгән. Әкиятне үзләре сайлаганнар балалар.
- "Три богатыря. Ход конем" әкиятенең эчтәлеге буенча викторина да үткәрдек, - ди оештыручы Диләрә Муллахмәтова.
Балаларның көннәре кызыклы, файдалы, мавыктыргыч узсын өчен Диләрә дә, тәрбиячеләр Резеда Гайнуллина, Лариса Закирова, Әлфия Таҗиева, Гөлнара Гыймаева да зур тырышлык куялар. Яшелчәләргә багышланган бәйрәмгә, әнә, һәр отряд нинди матур костюмнар әзерләгән. И-й, күңелле дә булды соң бәйрәмнәре! Рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, яшелчәләрдән нинди ризыклар әзерләүләре турында сөйләделәр, сорауларга җәһәт кенә җавап бирделәр. Оештыручылар бәйрәмнән соң һәр командага якорьлар бүләк иттеләр. Аны командалар үзләре ясаган флагка беркетеп бара. Лагерьның соңгы көнендә нәтиҗә ясала һәм җиңүче команда билгеләнә.
- Кызым Алия 1 сыйныфны тәмамлады. Лагерьга әле беренче елын гына йөрсә дә, анда һәркем белән уртак телне тиз тапты. Һәр кич безгә лагерьда ниләр булганы, нинди уеннарда катнашканы, нәрсәләр белән сыйлаганнары турында сөйли. Кызыбызга лагерь тормышы бик ошый. Алиябезнең каникулының бер өлеше файдалы узуына сөенәбез, - ди Алсу Мөхәммәтҗанова.
Әнә шулай, һәр көне истәлекле вакыйгаларга бай булган лагерьны укучылар бик озак сагынып искә алырлар әле. Моны үзләре дә яшермиләр:
- Лагерь тормышы тәмамланырга күп калмый инде. Ә без аның көннәрен тагын да озайтыр идек. Бик сагынырбыз лагерьны, - ди Алия.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев