Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сагынышып кайткан авылдашлар

Сабантуйларга бер атна кала инде менә җиденче тапкыр Кичкетаң җирлеге заманында су басу зонасына эләгеп, туган авылсыз калган кардәшләрен үз канаты астына җыя. Быел да "Бер очрашу - үзе бер гомер" бәйрәменә 500гә якын якташыбыз төрле төбәкләрдән кайткан иде. - Авылсыз калуыбызга 30 елдан артык гомер узса да, туган авыл,...

Сабантуйларга бер атна кала инде менә җиденче тапкыр Кичкетаң җирлеге заманында су басу зонасына эләгеп, туган авылсыз калган кардәшләрен үз канаты астына җыя. Быел да "Бер очрашу - үзе бер гомер" бәйрәменә 500гә якын якташыбыз төрле төбәкләрдән кайткан иде.

- Авылсыз калуыбызга 30 елдан артык гомер узса да, туган авыл, бергә уйнап үскән бер урам балалары, күршеләр онытыламы соң инде?! Барҗы кешесен кайда гына очратсак та якын туганнар кебек күрешеп, хатирәләргә бирелеп, дөньяларыбызны онытабыз. Ә бу очрашуны мин Сабантуйга караганда да ныграк сагынып көтеп алам. Барҗыда туып-үскәннәр өчен Сабан туе менә шушы инде, - ди Ижаудан кайткан Әминә ханым Яппарова.
- Туган авылсыз калучыларның халәтен, менә бүгенге очрашуның безнең өчен ничек якын, кадерле булуын моны үз башыннан кичергәннәр генә аңлый ала. Беркемгә дә туган авылсыз калырга язмасын. Кендек каның тамган туган нигезеңнең юклыгы олыгая барган саен ныграк сиздерә. Бу халәтебезне ничек аңлатырга соң сезгә? Менә җан сыкрый, күңел елый... Бик сагынганда кайтып урам әйләнердәй туган авылың булмау бик авыр ул, - дип әңгәмәгә кушыла Әгерҗедән кайткан игезәкләр Әлфия белән Зөлфия ханымнар.
Әйе, бу көнне Кичкетаңның яшеллеккә күмелгән ял паркында әлеге очрашуга җыелган кем белән генә сөйләшмә, барысы да моннан җиде ел элек бу бәйрәмне башлап җибәргән, туган авылсыз калганнарны елга бер булса да очраштырып, бәхетле иткән авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев белән хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт Гатинга рәхмәт укый.
Бернинди арттырусыз әйтәм, бу очрашуда бернинди тамаша, шоу ясау юк. Очрашуны алып баручы Рамилә Хикмәтуллина әйтмешли, хәтта аның алдан төзелеп куелган төгәл генә сценариесе дә юк. Монда барысы да ихлас, чын күңелдән, монда яңгыраган һәр сүз йөрәк түреннән чыга. Әнә бер читтә Барҗы урамнарын чагылдырган картиналар янына җыелып, хатирәләргә чумган авылдашларны гына кара әле син.
- Кара, безнең өй ич бу...
- И-и, бу елгада су коена идек бит без...
- Менә шушы кибеттә эшләдем ич мин..
Һәркем картиналарда, әнә шулай, Барҗыныңүзенә якын почмагын, урамын табып куанды, күңелләре тулды.
Авылдашлар очрашуына кайлардан гына кайтмаганнар...
- Якын туганнарыбыз булмаса да, бу очрашу турында "чыбыксыз телефон" аша ишетеп, укытучым Рузалия апа Абдуллиналарга кайттым. Барҗының Камил һәм Хәдичә Низамовлар кызы мин. Беренче тапкыр гына катнашсам да, очрашудан алган тәэсирләрем калган гомеремә җитәрлек булды. Нигә моңа кадәр бер дә кайтмадым икән дип үкенеп утырам әле, - ди Сарман районы Җәлил бистәсеннән кайткан ветеран табибә Роза ханым Сөләйманова.
Безнең сөйләшкәнне ишетеп каршыбызда утыручы бик тә мөлаем ак яулыклы әби дә әңгәмәгә кушылды. Ул Казаннан кайткан 90 яшьлек якташыбыз Рәйсә апа Гатина булып чыкты.
- Улым Илфат очрашуга кайтабыз дигәч, шатлыктан төн йокыларым качты, авыруларым онытылды. Менә Барҗы кибетендә бергә эшләгән адашым Рәйсә Зарипова белән сөйләшеп сүзләребез бетми. Шунысын да әйтим әле, мин бит Казанда да "Әгерҗе хәбәрләре"н бик яратып укыйм. Барҗы-Умгадагы киленем Әлфия аларны җыеп Казанга алып килгәнне көтеп кенә торам, - дигәч, 90 яшендә дә туган як хәбәрләре белән танышып торучы Ак әбигә хөрмәтебез тагын да артты.
Туган якның тарту көченең никадәр зур булуын Магнитогорскидан тикле шушы очрашуга кайткан 86 яшьлек Роза апа Тавлиярова мисалында да күрдек.
- Бу яклардан сугыш чорында ук китсәк тә яшь барган саен туган якны сагыну, аны кайтып күрү теләге көчәя икән. Инде менә туган төбәгемне күрү бәхетенә ирештем, үкенечкә калмавына сөенәм, - дип ул Мөхәммәтазат хәзрәткә әнисе Миңнебәдәр Мортазинадан калган 100 еллык Коръән бүләк итте. Ә кичкетаңлылар Магнитогорскига чәк-чәк бүләк итеп җибәрделәр.
Очрашуга заманында районыбызда эшләп киткән хөрмәтле мәгариф ветераннары Зәки ага Фәррәхов, Шәфкать абый белән Луиза ханым Халиковлар да кайтканнар иде.
- Бу яклар минем өчен элек тә якын иде. Хәзер исә аеруча кадерле. Кичкетаң зиратында җәмәгатем Роза ята. Балалар белән кайтып аның каберенә зират кылу, менә бүген күпме авылдашлар белән очрашу күңелемә рәхәтлек бирә, - ди Биектау районындагы Әлдермеш авылыннан кайткан Зәки ага.
Бәйрәмдә сәхнә түренә чыгып, бик күпләр каберләре белән кубарылган туган төбәкләренә, авылдашларына багышланган шигырьләрен укыды, моңлы җырларын башкарды. Салагыш төбәгеннән чыккан танылган артист Илшат Хәбибуллин бу очрашуга Барҗы мәктәбендә укыган әнисе, Салагыш сандугачы Тәнзилә ханым белән парлап җырлаулары очрашуга тагын да ямь өстәде. Тугызынчы дистәсен ваклаган Фәйзрахман ага Вәлиев бу бәйрәмгә ел саен гармуны белән килә. Аның үзе уйнап халык көйләрен җырлавы өлкәннәрне яшьлекләренә алып кайтты. Уразайдан 93 яшьлек Маһира әби Нигъмәтуллина килене белән киявенең туган төбәгендәге очрашуга килеп, шигырь сөйләми каламы соң инде?!
Яшел алан уртасында корылган табын артында күчтәнәчләр, учак өстендәге казанда пешкән пылау белән сыйланып, кошлар кебек таралышкан авылдашлар белән очрашып, гөрләшеп утыруларга ни җитә?! Аларның бу шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Валерий
Макаров та килгән иде.
- Шундый матур, җылы очрашуыгызга үзем дә сокланып, шаккатып утырам. Әйе, адәм баласы кайда гына яшәсә дә, туган ягы кирәк кешегә. Кичкетаңлылар һәрчак булдыралар, башкаларга үрнәк күрсәтәләр, - диде ул.
Әйе, туган авылсыз калганнарга Кичкетаң җирендә җылы очрашулар бүләк итү традициясе озын гомерле булсын иде.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев