Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сагынышып кайтты авылдашлар (фоторепортаж)

Су басу зонасына эләгеп, туган авыллары, туган нигезләре юкка чыкканнан соң илнең төрле төбәкләренә таралышкан авылдашлар Кичкетаң җирлегендә оештырылган "Бер күрешү - үзе бер гомер" дигән очрашуга җыелдылар. Кайлардан гына кайтмаганнар иде җиденче тапкыр оештырылган бу бәйрәмгә?! Ә яшеллекә күмелгән авыл паркы Сабан туе мәйданын хәтерләтә иде. - Кичкетаң җирлеге...

Су басу зонасына эләгеп, туган авыллары, туган нигезләре юкка чыкканнан соң илнең төрле төбәкләренә таралышкан авылдашлар Кичкетаң җирлегендә оештырылган "Бер күрешү - үзе бер гомер" дигән очрашуга җыелдылар. Кайлардан гына кайтмаганнар иде җиденче тапкыр оештырылган бу бәйрәмгә?! Ә яшеллекә күмелгән авыл паркы Сабан туе мәйданын хәтерләтә иде.
- Кичкетаң җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев белән авылыбыз мулласы Мөхәммәтазат хәзрәт инициативасы белән оештырылган бу очрашу авылсыз калганнар өчен Сабантуйга караганда да кадерлерәк, якынрак. Мин ел саен бу бәйрәмне зарыгып көтеп алам, сагынып кайтам. Безнең, Барҗы халкының, кайтып очрашырдай туган авылы юк бит инде. Ә бу бәйрәм илнең төрле төбәкләренә сибелгән барҗылыларны очраштыра, кавыштыра. Безнең бу очрашудан алган тәэсирләребезне сүз белән генә аңлатып булмый. Моны туган авылсыз калган кеше генә аңлый, - дип күз яшьләрен сөртеп алды Иҗаудан кайткан Әминә Яппарова.
Очрашуга кайткан бик күпләрдән мондый җылы сүзләрне ишетергә туры килде бу көнне.
- Бүген "Бер күрешү - үзе бер гомер" 500гә якын авылдашны үз мәйданына җыйды. Аларның кочаклашып күрешүләрен, шатлыктан күз яшьләре белән хатирәләр уртаклашуын күрү үзебезнең дә күңелләрне эретә. Мин үзем дә исеме тарихка кына кереп калган Баржы кешесе буларак, авылдашларымның очрашканда нинди хислр кичергәнен бик яхшы аңлыйм. Традициягә кереп барган бу очрашуның озын гомерле булачагына иманым камил. Елдан-ел очрашуга кайтучылар арта. Чыбыксыз телефон аша ишетеп кайттык диючеләр дә бик күп бүген, - ди авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев.
Очрашу турында язманы "Әгерҗе хәбәрләре"нең җомга санында укый аласыз. Ә түбәндәге фотолар сезне әлеге бәйрәмнең иң матур мизгелләрен күзалларга мөмкинлек бирер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев