Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сак булыгыз: кара елан чагу очраклары арта

Дүрт кешене чаккан инде

Быел Татарстанда дүрт кешене кара елан чаккан. Болар барысы да Казан кешеләре. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.

Безнең токсикология үзәгендә кулын елан тешләгән кыз дәваланды, без аны узган атнада хастаханәдән чыгардык, үткән шимбә көнне ир белән хатын китерелде. Хатын-кызның аягын, ир-атның кулын тешләгән. Республика балалар клиник хастаханәсенә аягын елан тешләгән биш яшьлек кечкенә кыз китерелгән», — диде баш токсиколог.

Ул кара елан агуы аксымнар комплексыннан торганын, аның артериаль, лимфа кан тамырлары җитди ялкынсынуына китергәнен искәртте.

«Беренче ике-өч сәгатьтә пациентның тешләнгән урыны бик каты шешә, шеш сизелеп торачак, шул җир кайнар булачак. Хәл бик китәргә, кан басымы төшәргә мөмкин. Зыян килгән аяк яки кулда кан оеша. Агу үзе, дөрес дәвалаганда, үлемгә китерми, ләкин гәүдәнең муен, җилкә өлешләре тешләнсә, шеш аркасында сулыш алу кыенлашырга, тын бетәргә мөмкин», — дип белдерде Алия Насыйбуллина.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев