Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сак булыгыз, әгерҗелеләр: Пенсия фонды хезмәткәре өйгә килми

Татарстанда билгесез затларның фатирларга һәм йортларга кереп, үзләрен "Пенсия фонды хезмәткәрләре" дип атап, пенсия тупланмаларын теге яисә бу дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә өндәү очраклары ешайды. - Тагын бер кат искәртәбез: Пенсия фонды хезмәткәрләре йорт, фатирларга кереп йөрмиләр һәм СНИЛС номерын сорамыйлар. Шулай ук пенсия тупланмаларын формалаштыруга кагылышлы мәҗбүри аңлату...

Татарстанда билгесез затларның фатирларга һәм йортларга кереп, үзләрен "Пенсия фонды хезмәткәрләре" дип атап, пенсия тупланмаларын теге яисә бу дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә өндәү очраклары ешайды.

- Тагын бер кат искәртәбез: Пенсия фонды хезмәткәрләре йорт, фатирларга кереп йөрмиләр һәм СНИЛС номерын сорамыйлар. Шулай ук пенсия тупланмаларын формалаштыруга кагылышлы мәҗбүри аңлату эшләре дә алып бармыйлар, - дип кисәтә ТР буенча Пенсия бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Пенсиягә кагылышлы сораулар белән сез клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, авырлык белән хәрәкәтләнүчеләрнең, 80 яшь чиген узганнарның гаризалары буенча "мобиль клиент хезмәте" урынга чыгып кабул итү оештыра ала. Ул очракта кабул итү вакыты һәм урыны алдан ук сөйләшенә. Мобиль клиент хезмәте хезмәткәренең таныклыгы булу мәҗбүри.

Белешмәләр өчен телефоннар: 88007755445, 8(843)2792727.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев