Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Салагышта “Көмеш каләм“ фестивале узды + ФОТО

    Салагыш җирлегендә яшь каләм осталарының унбишенче "Көмеш каләм" фестивале узды. Аның быелгы үзенчәлеге шунда иде: фестивальдә мөгаллимнәр дә көч сынашты. Алар тел белгечләре Мөхетдин Корбангалиев, Алмазия Нуриева, Җамал Вәҗиеваның хезмәтләренә багышланган чыгышлар ясадылар. Ә укучылар "Яшь хикәяче", "Яшь шагыйрь" "Яшь хәбәрче" номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләр: "Яшь хикәяче" I - Галиева...

    Салагыш җирлегендә яшь каләм осталарының унбишенче "Көмеш каләм" фестивале узды.

    Аның быелгы үзенчәлеге шунда иде: фестивальдә мөгаллимнәр дә көч сынашты. Алар тел белгечләре Мөхетдин Корбангалиев, Алмазия Нуриева, Җамал Вәҗиеваның хезмәтләренә багышланган чыгышлар ясадылар. Ә укучылар "Яшь хикәяче", "Яшь шагыйрь" "Яшь хәбәрче" номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр.

    Җиңүчеләр:

    "Яшь хикәяче"

    I - Галиева Руфинә (Тирсә)

    II - Азалия Гыйльметдинова (1нче гимназия)

    III - Диләрә Мусина (Кадыбаш)

    "Яшь шагыйрь"

    I - Илназ Баһаутдинов (Салагыш)

    II - Таңсылу Арсланова (Кадыбаш)

    III - Зәринә Хуҗина (Исәнбай)

    "Яшь хәбәрче"

    I - Каюм Шәймәрданов (1нче гимназия)

    II - Илүзә Ямалиева (Исәнбай)

    III - Гадел Сабирҗанов (Көчек)

    Мөгаллимәләр:

    I - Вәсилә Хәкимова (Иж-Бубый)

    II - Луиза Нәбиуллина (Тирсә)

    III - Венера Гыйззәтуллина (Салагыш)

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: