Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Салагыш авылында быелгы Рамазан ае аеруча күтәренке рухта үтте

Көн саен тәравих намазлары укылды

Салагыш авылында быелгы Рамазан ае аеруча күтәренке рухта үтте.

Ямурза эшмәкәре Илшат Сәхипов исән чакта безнең Салагыш авылында да Рамазан ае дәвамында быелгы кебек күптөрле чаралар уза иде. Быел, әйтерсең, шул чаклар кабатланды. Мәчетебездә көн саен тәравих намазлары укылды. Аларны оештыруда Илшат кардәшебезнең оныгы – Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы мәдрәсәсе шәкерте Фәрхәтнең тырышлыгы зур булды. Аның тирән гыйлемле булуы барыбызны да сокландырды. Яшь кардәшебезгә укуында тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын иде.

Башка оныклары Нурислам, Данияр ярыша-ярыша азан әйттеләр. Кыз оныклары да һәр көн диярлек мәчеткә килеп йөрделәр. Аллаһ йортына балаларның да килүе аны тагын да нурландырды.

Мәчеттә көнаралаш диярлек ифтар ашлары да уздырылды. Гомумән, Салагыш уянды. Бездә бу кадәр ифтар ашлары уздырылганы юк иде әле. Аларнын оештыручыларның яшьләр булуы аеруча сөенечле. Йортларда да бик күп ифтар ашлары оештырылды.

Илшат кардәшебезнең кыз-уллары, оныкларының кылган гамәлләре савапка булса иде. Ә үзенең урыны җәннәт түрләреннән булсын. Амин.

Лидия МӘҖИТОВА.
Салагыш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев