Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Салагыш авылында «Толерантлык чәчәк таҗларында» исемле тәрбия сәгате узды

Тәрбия сәгате бик күңелле һәм эчтәлекле узды

16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне. Бер - береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү , бер - береңне хөрмәт итү, игелекле, мәрхәмәтле, гадел, яхшы күңелле булу, ярату, олыларны - олы, кечеләрне - кече итү, бердәм һәм бергә булу сыйфатларын , үз эченә алган бу төшенчә.
Шул уңайдан, 5, 6 сыйныф укучылары белән берлектә "Толерантлык чәчәк таҗларында" исемле тәрбия сәгате уздырдык.

Дәрес барышында укучыларны, галим һәм рус язучыларының матур әйтемнәре, фикерләре белән таныштырдык. Толерантлык турында аңлаган фикерләрен, укучылар чәчәк таҗларына төшерделәр, һәм бу төшенчәне күзаллап рәсемнәр ясадылар. Дәрес ахырында һәр укучы, үзләренең изге, матур эш - гамәлләре турында сөйләделәр.

Тәрбия сәгате бик күңелле һәм эчтәлекле узды. Җирдәге барлык кешеләр, балалар тынычлыкта, дуслыкта яшәсеннәр. Һәрвакыт якты, җылы кояш чыксын, күкләр аяз булсын. Һәрвакытта да гаделлек, дөреслек, бер - береңне аңлау, хөрмәт итү хакимлек итсен. Беркайчан да орыш, талаш килеп чыкмасын.

Раилә Тимофеева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев