Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Салават Фәтхетдинов әгерҗелеләргә: “Мин – өчләтә бабай инде“

    Кичә Әгерҗе Мәдәният сараенда яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдиновның 28нче сезон концерты узды. Бу юлы Салават үз концертын "савыктыру сеансы", ә җырларын халыкка "дару" дип тәкъдим итте. Мәгънәле җырлары, мәгънәле сүзләре дә күп булды. "Мин - өчләтә бабай инде" дип мактанып та алды. Концерт азагында "Салават" җыр театры артистларының татар милли...

    Кичә Әгерҗе Мәдәният сараенда яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдиновның 28нче сезон концерты узды. Бу юлы Салават үз концертын "савыктыру сеансы", ә җырларын халыкка "дару" дип тәкъдим итте. Мәгънәле җырлары, мәгънәле сүзләре дә күп булды. "Мин - өчләтә бабай инде" дип мактанып та алды. Концерт азагында "Салават" җыр театры артистларының татар милли киемнәрдә чыгып "Мин яратам сине, Татарстан!" җырын башкарулары күңелдә әйтеп бетергесез горурлык тойгылары уятты. Күпләр яраткан артистыбызның концертыннан канәгатьләнү хисе алып кайтып киткәндер. Ә бүген кичен Салаватның концерты күрше Ижауда "Аксион" Мәдәният сараенда гөрләячәк.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: