Салым күләмен үзегез дә исәпли аласыз
Федераль закон нигезендә 2015 ел өчен физик затларның милкенә салым 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Бу уңайдан салым хезмәте сайтында махсус рубрика булдырылды. Салым калькуляторы ярдәмендә һәр кеше үзе түләячәк салым күләмен исәпләп чыгара ала. Моның өчен күчемсез милек объектының инвентаризация, кадастр бәясен, салым ставкасын белергә кирәк. 2015...
Федераль закон нигезендә 2015 ел өчен физик затларның милкенә салым 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Бу уңайдан салым хезмәте сайтында махсус рубрика булдырылды. Салым калькуляторы ярдәмендә һәр кеше үзе түләячәк салым күләмен исәпләп чыгара ала. Моның өчен күчемсез милек объектының инвентаризация, кадастр бәясен, салым ставкасын белергә кирәк.
2015 елдан салым базасы 1 январьга күчемсез милек дәүләт кадастрында күрсәтелгән кадастр бәясеннән чыгып билгеләнә.
1,2,3 группа инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тиңләштерелүчеләр, пенсионерлар салым түләүдән азат ителә. Ташлама бер йорт, бер фатир, бер гаражга гына каралган.
Салымны кадастр бәясеннән чыгып түләүче калган гражданнар өчен салым базасы киметелә. Аерым алганда, бүлмә өчен 10 квадрат метр, фатир өчен 20 квадрат метр, торак йорт өчен 50 квадрат метрга киметелергә мөмкин.
Салым органнары салымны Росреестрның кадастр бәясе һәм җирле үзидарә органнарының ставкалар һәм ташламалар хакындагы мәгълүматларына нигезләнеп исәпли.
Милкенә кадастр бәясенең күләме белән гражданнар Росреестр сайтында таныша ала. Физик затлар өчен шәхси кабинеттан файдаланучыларга документлар электрон рәвештә килә. Аларга почта аша кәгазь квитанцияләр җибәрелми.
2016 елда салым корреспонденциясе Россия Федерациянең барлык төбәкләренә "Салым-Сервис" учреждениесе аша юллана.
Салым күләмен исәпләүгә карата йә салымга кагылышлы башка сораулар белән физик затлар урындагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә алалар. Адресы: К.Маркс урамы, 13а йорт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев