Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Салымны түләр өчен санаулы гына көн калып бара

ТРда Федераль салым хезмәте идарәсенең 9нчы районара инспекциясе 2015 елның 1 октябрендә транспорт, милек һәм җир салымнарын түләү вакыты тәмамлануы хакында искәртә. -Салымнарны түләүне соңгы көнгә кадәр тотмаска киңәш итәбез. Түләүләрне барлык банк бүлекчәләрендә, "Электрон Татарстан" инфоматлары һәм интернеттагы физик затларның шәхси кабинетлары, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша...

ТРда Федераль салым хезмәте идарәсенең 9нчы районара инспекциясе 2015 елның 1 октябрендә транспорт, милек һәм җир салымнарын түләү вакыты тәмамлануы хакында искәртә.
 
-Салымнарны түләүне соңгы көнгә кадәр тотмаска киңәш итәбез. Түләүләрне барлык банк бүлекчәләрендә, "Электрон Татарстан" инфоматлары һәм интернеттагы физик затларның шәхси кабинетлары, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарырга мөмкин. Салымнар буенча нинди дә булса сораулар туса, безгә-райондагы салым бүлегенә яки салым органының www.r16.nalog.ru сайтына кереп белешмә алырга да мөмкин. Салымнар түләү буенча квитанцияләр килми калган очраклар булса, шулай ук, тиз арада мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Вакытында түләнмәгән салымнарга пеня күләме өстәлеп штраф кәгазьләре киләчәк,-дип кисәтәләр райондагы салым бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев