Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Салым түләүдә яңалыклар бар

Шәхси милекләрендә торак, гараж, корылмалар, җир участоклары, транспорт чаралары, төзелеп бетмәгән объектлары булган гражданнарга салым түләр чак җитте. Физик затларның милкенә, транспорт һәм җир салымнарын, аерым очракларда физик затларның кеременә салымны 3 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк.

Быел салым түләүдә нинди яңалыклар бар? Әлеге сорауга Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9нчы районара инспекциясе баш дәүләт инспекторы Венера ХӨСӘЕНОВА җавап бирә.

  • Быел кайбер гражданнар салым агенты тарафыннан физик затларның 2016, 2017  еллардагы кеременә салым да өстәлгән белдерү кәгазьләре алачак. Элек мондый категория салым түләүчеләр 30 апрельгә кадәр 3-НДФЛ формасында декларация тапшырырга һәм салымны 15 июльдән дә соңга калмыйча түләргә тиеш иде.

Гамәлдәге закон нигезендә әгәр салым буенча агент салым инспекциясенә 2-НДФЛ формасы буенча мәгълүматлар юллап, салымны тотып калу мөмкин түгеллеген хәбәр иткән икән, НДФЛ салым органы тарафыннан исәпләнә һәм белдерү кәгазенә кертелә.    

Тагын бер нечкәлек: социаль ипотека түләүчеләр 2016 ел өчен займ буенча процентларны экономияләүдән алган табыш өчен салым түләргә тиеш булалар.  Чөнки мондый табыш физик затның кереме булып исәпләнә.

Җир салымына кагышлы закондагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә ташламадан файдаланучы гражданнар саны артты. Хәзер салым түләүчеләрнең ташламалы категориясенә пенсионерлар да керә. Ташлама бирүнең механизмы да үзгәрде: алты сутый җир ташламадан азат ителә. Әгәр салым органында салым түләүченең пенсионер икәнлеге турында мәгълүмат бар икән, 2017 елга салым исәпләгәндә әлеге алты сутый автомат рәвештә киметелә. Ягъни әгәр участок 6 сутыйдан артык түгел икән, салым алынмый. 6 сутыйдан күбрәк булган очракта салым артык өлеше өчен генә исәпләнә. Әгәр кеше салым органына үзенең пенсионер икәнлеген беркайчан да хәбәр итмәгән булса, бу хакта хәбәр итүе кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев