Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сарсак-Омга лицеенда Әдәбият елын йомгаклау чарасы узды

2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак үтә. Әлеге елны йомгаклау чарасы Сарсак-Омга лицеенда үтте. Фәнни-гамәли конфренция программасы бик бай иде. Кунакларны фойеда ук әдәби әсәрләрнең геройлары каршы алды. Тере иллюстрацияләр янында тукталып, аларны бик озаклап күзәттеләр конференциягә килүчеләр. Сарсак-Омга кул осталары ярдәме белән бик бай күргәзмә дә әзерләнгән иде. Аннан...

2015 ел Россиядә Әдәбият елы буларак үтә. Әлеге елны йомгаклау чарасы Сарсак-Омга лицеенда үтте.

Фәнни-гамәли конфренция программасы бик бай иде. Кунакларны фойеда ук әдәби әсәрләрнең геройлары каршы алды. Тере иллюстрацияләр янында тукталып, аларны бик озаклап күзәттеләр конференциягә килүчеләр. Сарсак-Омга кул осталары ярдәме белән бик бай күргәзмә дә әзерләнгән иде. Аннан укытучылар үз эшләрен рус, татар, удмурт секцияләрендә дәвам иттеләр. Пленар өлештә әлеге секцияләр эшенә йомгак ясалды, призлы урыннар алучыларга грамоталар тапшырылды. Конференциядә катнашучылар лицей укытучылары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән театральләшетерелгән күренешләрне дә зур кызыксыну белән күзәттеләр. Кунаклар конференция эшенә югары бәя бирделәр. Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештыра алган Сарсак-Омга лицее коллективына район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев