Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сарсак-Омга лицеенда Әдәбият елына йомгак ясалды

Сарсак-Омга лицеенда "Әдәбият. Укучы. Вакыт" дип исемләнгән Әдәбият елын йомгаклауга багышланган конференция узды. Ул вакыт үтү белән әдәбиятның укучы тормышына тагын да тирәнрәк үтеп керә баруын тагын бер кат раслады. Матурлык иленә сәяхәт "Әдәбият. Укучы. Вакыт" дип аталган регионара фәнни-гамәли конференциягә районыбыз, күрше Удмуртия районы мәктәпләреннән 70кә якын педагог килгән...

Сарсак-Омга лицеенда "Әдәбият. Укучы. Вакыт" дип исемләнгән Әдәбият елын йомгаклауга багышланган конференция узды. Ул вакыт үтү белән әдәбиятның укучы тормышына тагын да тирәнрәк үтеп керә баруын тагын бер кат раслады.

Матурлык иленә сәяхәт

"Әдәбият. Укучы. Вакыт" дип аталган регионара фәнни-гамәли конференциягә районыбыз, күрше Удмуртия районы мәктәпләреннән 70кә якын педагог килгән иде. Алар лицейга килеп керү белән, "ах" иттеләр.

- Безне фойеда кечкенәдән яратып укыган әкиятләребезнең геройлары каршы алды. Әнә, Шомбай остаханәсе, Шүрәле аланы, Су анасы биләмәсе. Әйтерсең, ерак юллар үтеп, алар да бирегә кунакка килгәннәр. Рольләрдә укучылар булса да, алар әсәрләрдәге геройларга шундый охшаганнар, хәтта кайберләрен "тотып" карыйсы килде, - дип сөйли 1нче гимназиянең татар теле укытучысы Әлфинә Ризванова. - Ә икенче катта Дания язучысы Ганс Христиан Андерсенның әкият геройлары каршы алды. Әнә, зәңгәр чәчәкләр арасында кәрҗиндә зәп-зәңгәр күзле, сап-сары чәчле Дюймовочка утыра. Әйтерсең, әкият китабыннан бирегә төшеп утырган. Аннан ерак түгел - "Красная шапочка", "Снежная королева". Королева ролендә - лицейның удмурт теле укытучысы Ольга Широбокова. "Принцесса на горошине", "Оловянный солдатик" әкиятләре геройларын да чын образлардан аерырлык түгел. Аларны укучылар һәм укытучылар шулкадәр дөрес итеп тасвирлыйлар, шаккатырлык. Без узып киткәндә, алар "катып калдылар", шул рәвешле "тере картиналарга" әверелделәр. Без алар янында фотога да төштек, - ди ул тәэсирләнеп.

Шушы әкияти дөньяны тулыландырып, Сарсак-Омганың кул осталары да утыра иде биредә. Әнә, Владимир Федоровның талдан үргән берсеннән-берсе матур эшләнмәләре. Валентина Филлипова теккән бер-берсен кабатламый торган чүпрәк курчакларга карагач әдәби персонажлар күз алдына килә. Марина Гаврилованың тозлы камырдан ясаган экспонатлары да үзенчәлекле. Аларны караганнан соң, ирексездән: "Безнең тормышыбыз да әкияткә бик охшаш. Бары тик матурлыкны күрә белергә генә кирәк", - дип уйлыйсың.

Бик уңышлы көн

Бу көнне укытучылар татар, удмурт, рус секцияләрендә катнашып, үз көчләрен сынадылар, тәҗрибә тупладылар. Укучылар өчен рус телендә "Көмеш каләм" бәйгесе оештырылды. 18 укучы үз көчен "Проза" "Шигърият", "Журналистика" номинацияләрендә сынады.

- Мондый бәйгене татар телендә ... тапкыр уздырдык инде. Ә менә рус телендә әле беренче тапкыр гына оештыруыбыз. Ул балаларның рус әдәбиятын үз итүләрен, иҗатка омтылуларын ачык күрсәтте. Димәк, бу бәйгене ике телдә дә уздырырга кирәк, - диде район мәгариф идарәсенең татар теле методисты Миләүшә Шәйхетдинова.

Укытучылар исә җиде секциягә бүленеп тәҗрибә ураклаштылар.

- Мин "Әдәби әсәрләрне анализлау" секциясендә эшләдем. Безнең белән әлеге секциядә Флүрә Зарипова кебек тәҗрибәле укытучылар да бар иде. Бу көнне мин үземне элеккеге укыту системасына кайткандай хис иттем. Яшерен-батырын түгел: укыту системасындагы БДИ, электрон көндәлек кебек яңалыклар укытучының күп нәрсәгә вакытын чикли. Ә биредә әдәби әсәрләрне бик тә җентекләп анализладык һәм моның укучы өчен ничек кирәкле булуына тагын бер кат инандык. Гомумән, минем өчен ачышлар көне булды ул, шуңа лицей коллективына зур рәхмәт, - диде Тирсә мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсәния Мусина.

- Мин татар теле һәм әдәбияты секцисендә эшләдем. Секция генә түгел, гомумән, бу конференция әдәбиятның бүгенге тормышыбызда тоткан ролен аңларга ярдәм итте. Без рухи байлыкның мәңгелек булуын, әдәбиятның кеше тормышында нинди зур урын алып торуын тере мисалларда күрдек. Мәктәбебезгә кайткач конференциядә күргәннәрне түкми-чәчми хезмәттәшләребезгә дә сөйләдек, - дип кушылды Салагыш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Гыйззәтуллина.

Конференциягә Сарсак-Омга лицеен тәмамлап, бүген үзләре Удмуртиянең төрле мәктәпләрендә белем бирүче педагоглар да килгән иде. Алар удмурт секциясенә югары бәя биреп:

- Кайда гына эшләсәк тә, без үзебез укыган Сарсак-Омга лицеен онытмыйбыз. Рус теле белән бергә туган телебезгә дә мәхәббәт уятканыгыз өчен рәхмәт сезгә, - диделәр.

Секция эшенең нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде.

Сарсак-Омгадан үрнәк алабыз

Әлеге конференция район мәктәпләрендә Әдәбият елында нинди чаралар уздырылуын күзалларга да ярдәм итте. Аеруча актив коллективларга район башлыгының, "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе һәм "Әгерҗе" радиосының, үзәк китапханәнең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

- Әдәбият елын нәкъ менә Сарсак-Омгада уздыруыбыз юкка гына түгел. Биредә Флүрә Зарипова кебек үз эшенә фанатларча бирелгән һәм аны биш бармагы кебек яхшы белүче педагоглар эшли. Бүгенге кебек искиткеч югары зәвыклы, әдәбиятка мәхәббәт белән сугарылган чараларны без киләчәктә дә уздырачакбыз. Аларның ничек үтәргә тиешлеген без бүген лицей мисалында ачык күрдек, - диде конференциягә йомгак ясап район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

Соңгы сүз урынына

Конференция лицей укучылары һәм укытучылары тарафыннан әзерләнгән әдәби-хореграфик композицияләр белән үрелеп барды. Аларның нигезендә "китаплар тормышны баштанаяк үзгәртергә сәләтле", "вакыт уза, тик әйтелгән сүз җуелмый" кебек фикерләр ята. Бу фикерләрне тагын да дәвам итәргә мөмкин. Ә моның өчен кабат-кабат әдәбиятка мөрәҗәгать итәргә, шушындый иҗат кичәләренә җыелырга кирәк.

Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев