Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сарсак-Омгадан Кудрявцевлар бәрәңге игү серләрен яхшы беләләр

Быел авыл кешеләреннән еш кына: "Базда бәрәңге чери", - дигән борчулы сүзләрне ишетергә туры килә. Ә менә Сарсак-Омгадан икенче икмәк игү белән шөгыльләнүче КУДРЯВЦЕВлар бәрәңгеләренең яхшы саклануына сөенәләр. Кудрявцевлар - районда бәрәңге игү белән ныклап шөгыльләнүче бердәнбер гаилә. Аларның бәрәңге үстерү эшенә 2009 елда ук алынулары, моның өчен хуҗабикә Светлананың...

Быел авыл кешеләреннән еш кына: "Базда бәрәңге чери", - дигән борчулы сүзләрне ишетергә туры килә. Ә менә Сарсак-Омгадан икенче икмәк игү белән шөгыльләнүче КУДРЯВЦЕВлар бәрәңгеләренең яхшы саклануына сөенәләр.

Кудрявцевлар - районда бәрәңге игү белән ныклап шөгыльләнүче бердәнбер гаилә. Аларның бәрәңге үстерү эшенә 2009 елда ук алынулары, моның өчен хуҗабикә Светлананың Хөкүмәтнең кире кайтарылмый торган 58800 сум субсидиясеннән файдалануы турында язган идек инде. Узган елга кадәр бәрәңге игү белән шөгыльләнү дилбегәсе Светлана кулында булды.

- Хәзер бу эшне улыбыз Федорга тапшырдым, мин хәзер аның ярдәмчесе генә, - ди канәгать елмаеп.

Федя узган ел Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең "Электрификация һәм энергетика" факультетын тәмамлаган.

- Укудан соң кая барырга дип озак уйлап тормадым, авылда калырга һәм гаиләбез эшен дәвам итәргә булдым. Һөнәрем, нигездә, электрлаштыру белән бәйле булса да, уку барышында авыл хуҗалыгына кирәкле барлык фәннәрне дә үзләштердек. Ә белмәгәнеңне Интернеттан да табарга була, - ди егет.

Унтугыз гектар мәйданга бәрәңгене утырту, тиешле агротехник һәм агрохимик чаралар уздыру, сабагын чабу, бәрәңге алу - барысы да Федор җаваплылыгында булган быел.

- Бәрәңгенең иртә өлгерешле сыналган "Беллароза" һәм соң өлгерә торган "Джелли" сортларын утырткан идек. "Ред Фентези" дигән яңа сорт та утыртып карадык. Вакытында фитофтора һәм башка шундый чирләргә каршы агрохимик чаралар уздырдык. Үзебез үстергән бәрәңгедәге нитратны ел саен тикшертәбез. Быел да аның күләме нормада иде. Гектарыннан уртача 190 центнер уңыш җыйдык , - ди Федор.

Бәрәңгене ныклап яңгырлар керешкәнче үз көчләре белән алып бетергәннәр.Үз көчләре дигәнебез - Федя, апасы Марина, әнисе Светлана. Вакыты булганда, гаилә башлыгы Евгений да ярдәм иткән.

- Бәрәңге мәйданнарыннан тыш, ашлык чәчелгән җирләребез дә бар бит әле безнең. Икмәк үстерү - Евгений җаваплылыгында, - ди Светлана.

Гаилә тырышлыгы белән җыелган бәрәңгене ферма бинасына ташыганнар.

- "Сарсак-Омга" ширкәте директоры Рәзиф Харисов тәкъдим итте бәрәңгене шунда сакларга. Бинаны үзгәртеп эшләдек, җылыттык. Утын белән ягып җылытырга да була. Бинада ике градус тирәсе җылы булса, бәрәңгегә шул җитә, - ди Светлана.

Көзге ярминкәләрдә дә актив катнаштылар Кудрявцевлар. Алар алып килгән бәрәңгене килосын 8-9 сумнан Әгерҗе ярминкәләрендә дә бик яратып алдылар. Чаллы ярминкәләренә дә йөргәннәр эшмәкәрләр.

- Үз машинабыз булгач, ярминкәләргә йөрү бернинди авырлык та тудырмый, - ди Федя. Быел Кудрявцевлар гаиләсе, "Эш башлаучы фермер" дигән республика программасында катнашып, 1,5 миллион сум грант откан иде. Әлеге акчаларга "Газель" йөк автомобиле һәм бәрәңгене сортларга аеру җайланмасы сатып алганнар.

- Дәүләтнең мондый ярдәменә сөенеп бетә алмыйбыз. Узган ел бәрәңгене кул белән сортларга аеруда бөтен авыл булышкан иде. Ә быел җайланма булгач, бәрәңге базына алып кайтып аудардык кына. Түбә астына кергәнен теләсә кайсы вакытта эшкәртергә була бит, - диләр.

Әниле-уллы эшмәкәрләрнең көннәре күбрәк бәрәңге базында үтә хәзер.

- Бәрәңгене сортларга аерабыз. Эресен сату өчен сеткаларга тутырып куябыз, - диләр. Сүз уңаеннан: малга ашатыр өчен вак бәрәңгеләре дә бар аларның, килосын нибары ике сумнан саталар. Кирәк кеше бу эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итә ала.

- Ашардай бәрәңгене Әгерҗегә, Ижауга ашханәләргә илтәбез. Шулай да саклануда йөз тонналап бәрәңгебез бар әле. Узган ел январь-февральдә бәрәңге яхшы сатылган иде, быел ничек булыр инде, - диләр.

Яхшы сыйфатлы икенче икмәкне быел да сатып алучы табылмый калмас. Безнең халык бәрәңгесез яши алмый бит ул.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев