Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Савым сыер түгел

Район кулланучылар җәмгыятенең 2014 елга йомгак ясау җыелышында экс-президентыбыз Минтимер Шәймиевның "Татпотребсоюз"ның бер киңәшмәсендә "райпо социаль юнәлештәге тармак булса да, ул - савым сыер түгел" дигән сүзе искә төште. Әгерҗе райпосы идарәсе рәисе Рәфыйк Шәрәпов та, җыелышта катнашкан "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов та Минтимер Шәриповичның бу сүзләрен искә...

Район кулланучылар җәмгыятенең 2014 елга йомгак ясау җыелышында экс-президентыбыз Минтимер Шәймиевның "Татпотребсоюз"ның бер киңәшмәсендә "райпо социаль юнәлештәге тармак булса да, ул - савым сыер түгел" дигән сүзе искә төште.
Әгерҗе райпосы идарәсе рәисе Рәфыйк Шәрәпов та, җыелышта катнашкан "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов та Минтимер Шәриповичның бу сүзләрен искә төшерделәр.
- "Татпотребсоюз"ның эмблемасында ике кул кысышуы сурәтләнгән. Бу кулланучылар җәмгыятенең урыннардагы җитәкчелек белән килешеп, ярдәм итешеп эшләргә тиешлеген тасвирлый. Кибете булмаган иң кечкенә 14 авылга автолавка йөртеп, пенсионерларга сәүдә хезмәте күрсәтүче Әгерҗе райпосына район үзәгеннән 11 километрдан ары киткәннән соң калган юл чыгымнары өчен закон нигезендә түләргә тиешле акчаның район хакимиятеннән бер тиен дә бирелмәвен берничек тә аңлый алмыйм. Райпо да һәрвакыт хәйриячелек белән шөгыльләнә алмый бит. Район җитәкчелеге бу мәсьәләгә җитди карасын иде, - дип үз фикерен җиткерде Рашат Шәймәрданов.
- Республика безгә өч автолавка алу өчен 1,5 млн сум бирде, шуның 400 меңен райпо түләде. Кече авылларда автолавка аша 384 мең сумлык товар сатылса да, күчмә кибет зыянга эшли. Ләкин шулай булса да автолавка пенсионерлар гына яши торган кече авылларга йөрүне туктатмаячак. Бу эш табыш китермәсә дә, без график нигезендә автолавканы йөртәячәкбез, - дип мөрәҗәгать итте Рәфыйк Шәрәпов.
Райпоның 2013 елдагы позицияләрне бераз киметүе кызганыч, әлбәттә. Төп күрсәткеч - сәүдә челтәрендә товар әйләнеше, 2013 ел белән чагыштырганда, 4 млн 700 мең сумга кимеп, 196 млн 300 мең сум тәшкил иткән. Җан башына сату күләме дә уртача республиканыкыннан шактый ким. Татарстанда бу күрсәткеч 19745 сум булса, бездә - 15020 сум. Товар әйләнеше дә бездә 48 көн, ә республикада 27 генә. Шуңа күрә ел башына 24 млн 600 мең сумлык товар запасы калган. Тулаем керем дә 5 млн 405 мең сумга кимегән һәм 96 млн 763 сум тәшкил иткән.
Хәзерләүләр эшчәнлегенең шактый аксавы да сер түгел. Тапотребсоюз рәисе урынбасары да бу эшчәнлекнең Әгерҗе районында бик түбән тәгәрәвен билгеләп үтте. Ул күп кенә районнарда макулатура җыюны җайга салып та, шактый табыш алуларын үрнәк итеп куйды. Җәмәгать туклануы предприятиесенең эшен җанландыру буенча быел алга китеш булачак дип тә ышандырды.
- Узган ел Президентыбыздан автолавка сораган идек. Республикага 700 автолавка сатып алуда ярдәме зур булды. Быел исә җәмәгать туклануы предприятиеләрен модернизацияләү елы дип игълан итеп, Илбашыннан ярдәм сорарга ниятләп торабыз, - диде Рашат Шәймәрданов. Ул бигрәк тә кафелардагы тузган мичләрне яңартуга зур әһәмият бирәчәкләрен әйтеп сөендерде.
- Шул ук вакытта безнекеләргә дә үз продукцияләрен - бавырсак, чәк-чәк, төрле бутербродлар, бифштекс, котлет кебек халык яратып ала торган ярымфабрикатларны җитештерүне тагын да арттырырга кирәк, - диде Рәфыйк Шәрәпов.
Ул Казан кунагына гомерләре буе райпода эшләп, грамоталарга, мактаулы исемнәргә лаек булып та пенсионерларның күбесенең хезмәт ветераны исеме булмавы турындагы зарын да җиткерде. Бу проблема республика күләмендә чишелсен иде дигән теләк яңгырады җыелышта.
Рәфыйк Шәрәпов, йомгаклау чыгышында халыкка сәүдә хезмәте күрсәтүне яхшыртуда республика җитәкчелегенә даими ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтеп, район җитәкчелегенең дә райпога йөз белән борылыр дигән өметтә калуын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев