Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Савымчылар Питрәчкә җыелып көч сынаша

Татарстанда ел саен савымчылар бәйгесе уздырыла. Быел аны 21-22 июльдә "Ак Барс - Питрәч" агрофирмасы оешмасы базасында үткәрергә җыеналар. Бәйгедә катнашу өчен үз районнарында җиңү яулаган иң көчле савымчылар гына җыелачак. Бәйгене оештыручылар җитәкчеләрне дә тик тотмаска исәпли: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек бүлеге башлыклары өчен сөт җитештерү,...

Татарстанда ел саен савымчылар бәйгесе уздырыла. Быел аны 21-22 июльдә "Ак Барс - Питрәч" агрофирмасы оешмасы базасында үткәрергә җыеналар.
Бәйгедә катнашу өчен үз районнарында җиңү яулаган иң көчле савымчылар гына җыелачак. Бәйгене оештыручылар җитәкчеләрне дә тик тотмаска исәпли: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек бүлеге башлыклары өчен сөт җитештерү, терлек үстерү юнәлешләре буенча аерым конкурс оештырылачак.Әгерҗе районыннан әлеге бәйгедә "Нәүрүз" ширкәтенең "Исәнбай" бүлекчәсе сыер савучысы Фәзилә Газизова катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев