Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сайлау көнендә Әгерҗедә Милләтләр кроссы узды

Спорт сөючеләрне боз явуы да туктатмады

Бүген Әгерҗенең Ометов урамында "Милләтләр кроссы-2021" җиңел атлетика бәйрәме кысаларындагы массакүләм стартка спорт сөючеләр җыелды. Ярышлар, гадәттәгечә, "Олимп" комплексы янында узды.

Кыска вакытлы яңгыр да, көтмәгәндә боз явуы да шәһәр спортчыларының җиңүгә омтылышын туктата алмады. Алар төрле яшь категорияләрендә, төрле дистанцияләрдә йөгерделәр.

Көн шактый салкынча булуга карамастан, йөгереш юлында үзләрен сынап карарга сәламәт яшәү рәвешен яратучы йөзләгән кеше килгән иде. Һава торышы күңелле спорт чарасыннан алган тәэсирләрне бер дә бозмады. Катнашучылар күтәренке кәеф һәм азарт белән узыштылар.

Ярышучылар өчен җан атарга килгәннәрнең дә кәефе күтәренке иде.

Стартны район башлыгы Азат Вәлиев шәхсән үзе бирде. Ул барлык спорт сөючеләргә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга нык сәламәтлек, уңышлы старт һәм якты җиңүләр теләде.

- Сезне илебезнең төрле яшьтәге йөгерешчеләрен берләштерүче иң массакүләм спорт чараларының берсендә күрүемә шатмын. Бары тик уңай эмоцияләр һәм уңышлы чыгышлар гына телим! - диде Азат Рөстәм улы.

Йөгерешкә гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, балалар, спорт ветераннары, шулай ук районның актив кешеләре дә чыкты.

Әгерҗедән күп балалы әни Гөлчәчәк Әхмәтҗанова да якыннары өчен җан аттын. Ул кросска тавыш биргәннән соң ук килгән.

"Безнең һәркайсыбыз сайларга тиеш. Район һәм илебезнең ничек үзгәрүе нәкъ менә бездән тора. Бүген безнең районда район, республика дәрәҗәсендәге ярышларда гына түгел, бөтенроссия һәм дөнья ярышлары пьедесталында да район данын яклый алырлык спортчылар күп булуына инандым. Районда чаңгы ярышлары буенча танылган һәм талантлы тренер Сергей Чечегов эшли башлавын исәпкә алып, барысы да алда әле дип уйлыйм", - диде ул.

Спорт ветераннары Людмила Тукмачева һәм Дмитрий Петров, киресенчә, кросстан соң тавыш бирергә киттеләр.

"Ярыштан иң уңай тәэсирләр алдык! Районда спорт популярлаша баруына чын күңелдән шатланам. Еш кына танышлардан яшьләр бүген икенче төрле дигәнне ишетәм! Ләкин без моның белән килешмибез. Яшьләр бүген нәкъ менә шундый кирәк! Карагыз - алар үзләрен дөрес тоталар, спорт белән шөгыльләнәләр, дөрес сайлау ясарга һәм безнең Ватаныбызны, әти-бабаларыбыз кебек, якларга әзер! "- диде Людмила Михайловна.

"Сайлауга барырга кирәк. Ничек яшәячәгебез һәм үсешебез үзебездән тора ", - дип өстәде ул.

Чара җиңүчеләрне медальләр һәм грамоталар белән бүләкләү белән тәмамланды.

Күбрәк фотоларны һәм җиңүчеләр исемлеген дүшәмбе көнне бастырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев