Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сайлау участогына килми калма

    29 июньдә, якшәмбе көн, Әгерҗе районы авыл җирлекләрендә үзара салым (самообложение) буенча референдум үткәрелә. Бу көнне авыл җирлекләрендәге сайлау участокларының ишекләре иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр сайлаучылар өчен ачык. Сайлау участогында сезгә биреләчәк бюллетеньдә "Үзара салым акчасын җирле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтергә Сез ризамы?"дигән сорау язылган. Үзара салым акчасы...


    29 июньдә, якшәмбе көн, Әгерҗе районы авыл җирлекләрендә үзара салым (самообложение) буенча референдум үткәрелә. Бу көнне авыл җирлекләрендәге сайлау участокларының ишекләре иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр сайлаучылар өчен ачык.
    Сайлау участогында сезгә биреләчәк бюллетеньдә "Үзара салым акчасын җирле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтергә Сез ризамы?"дигән сорау язылган. Үзара салым акчасы туган авылыгыздагы юлларны, зиратны, суүткәргечләрне, чишмәләрне төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга тотылачак. Референдумда түләргә риза булып тавыш биргән үзара салымга хөкүмәт дүрт тапкыр арттырып өстәмә акча бирәчәк. Шуңа күрә 18 яше тулган һәркем 29 июньдә сайлау участокларына килеп тавыш бирер дип ышанабыз.
    РЕФЕРЕНДУМДА АКТИВ КАТНАШЫГЫЗ!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: