Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сайлаучыларның 45 проценты үз тавышларын бирде

Әгерҗедәге 4нче мәктәптә урнашкан 460нчы сайлау участогында иртәдән үк җанлылык. Биредә Энгельс, Пушкин урамнары, М.Горький тыкрыгыннан барлыгы 739 сайлаучы үз тавышларын бирергә тиеш. - Иртәнге сәгатьләрдә пенсионерлар аеруча активлык күрсәтте. Сәгать 10нарга яшьләр дә килә башлады. Сайлаучыларның кәефе яхшы булу безгә эш дәрте өсти, - ди комиссия әгъзасы Сөмбел Муллахмәтова....

Әгерҗедәге 4нче мәктәптә урнашкан 460нчы сайлау участогында иртәдән үк җанлылык. Биредә Энгельс, Пушкин урамнары, М.Горький тыкрыгыннан барлыгы 739 сайлаучы үз тавышларын бирергә тиеш.
- Иртәнге сәгатьләрдә пенсионерлар аеруча активлык күрсәтте. Сәгать 10нарга яшьләр дә килә башлады. Сайлаучыларның кәефе яхшы булу безгә эш дәрте өсти, - ди комиссия әгъзасы Сөмбел Муллахмәтова.
Комиссиядәгеләрнең барысы да тәҗрибәлеләр.
- Шушы состав белән инде дүрт сайлау уздырдык. Бик аңлашып эшлибез, - ди Резидә Акбашева.
Участоктан сайлаучылар да өзелеп тормый.
- Сайлауга барасы бар дип атна буе әзерләндем. Аллага шөкер, тыныч, җитеш тормышта яшибез. Пенсияне вакытында китерәләр. Әгерҗебез күзгә күренеп үсә, төзекләнә, яшәү шартлары көннән-көн яхшыра. Шулай булгач ничек сайлауга бармый каласың ди?! - ди Галина Даниленко.
Әнә, милли киемнәрдән Әгерҗе "сандугачлары" Виктор Власов һәм Ләйсән Тимуршина да ишектән кереп киләләр.
- Бездә төрле милләт халыкларының дус, тату яшәвенә сокланабыз. Менә концерт куярга барганчы тавыш бирергә дип кердек. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз һәм аның киләчәктә дә чәчәк атуын телибез, - ди Ләйсән.
Сәгать 11гә бу участокка барлык сайлаучыларның 25 проценты килгән иде.
467нче сайлау участогында беренче тапкыр тавыш бирүче яшь сайлаучыларга "Бердәм Россия" партиясе әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар. Комиссия рәисе Татьяна Мерзлякова егет-кызларның һәрберсенә республикабыз язмышына битараф булмаганнары өчен олы рәхмәтен җиткерде.
- Ижауда нефтьчеләр әзерли торган техникумда белем алам. Бу ялларда махсус сайлауга дип кайттым. Киләчәк - яшьләр кулында. Шулай булгач, мин сайлауга битараф кала алмадым, - ди Кирилл Фомин.
Гомумән, бу көнне сайлау участокларына 347 егет-кыз беренче тапкыр үз тавышларын бирергә килергә тиеш.
Һәр участокта сайлауга килүчеләрне тәм-томнар белән чәй эчерделәр.
Сәгать 11 сәгать 30 минутка райондагы барлык сайлаучыларның 44,74 проценты үз тавышларын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев