Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сайрагыз сез, Уразай сандугачлары!

Узган ел районыбызның үзешчән композиторлар фестивалендә иң күп җырчылар катнашкан авыл Уразай булды. Безнең авылдан Гафият Нигъмәтуллин, Тәнзилә Хәбибуллина, Ләйсән Тимуршина, Илназ Фазлыев, Инсаф Бариев кебек җыр сәнгатен үз итүче талантларның күп булуы бик куанычлы, әлбәттә. Бу язмам шуларның өчесе - талантын республикада да күрсәтә алган Илназ ФАЗЛЫЕВ, Инсаф БАРИЕВ,...

Узган ел районыбызның үзешчән композиторлар фестивалендә иң күп җырчылар катнашкан авыл Уразай булды. Безнең авылдан Гафият Нигъмәтуллин, Тәнзилә Хәбибуллина, Ләйсән Тимуршина, Илназ Фазлыев, Инсаф Бариев кебек җыр сәнгатен үз итүче талантларның күп булуы бик куанычлы, әлбәттә. Бу язмам шуларның өчесе - талантын республикада да күрсәтә алган Илназ ФАЗЛЫЕВ, Инсаф БАРИЕВ, Ләйсән ТИМУРШИНА турында.
ИЛНАЗ
Бу талантлы егет турында сөйләгәндә аның әтисе - Хәйдәрҗан Фазлыевны искә алмый мөмкин түгел. Әнисенең җырлавына кушылып башта гармунда, аннары баянда уйнаган Хәйдәргә "Илһам Шакиров кебек", диләр иде. Буй-сыны, килеш-килбәте аңа охшаган өчен генә түгел, әлбәттә. Тавышы да Илһам Шакировныкы кебек моңлы һәм көчле иде.
1978 елда Салагышның җыр һәм бию ансамбле составында Болгариягә хәтле барып җиткән зур талант иясе иде Хәйдәрҗан. Тирсә кызы Әлфиягә өйләнеп, ике кыз, бер малай үстерделәр. Балалары да, оныклары да Хәйдәрҗан абый кебек җыр-моңга гашыйклар. Дистә еллар элек Казанда гаилә ансамбльләре конкурсында Фазлыевлар талантына сокланмаган тамашачы калмады.
Кечкенәдән үк җырларга яратучы Илназ балалар бакчасында йөргәндә "Кукмара" җыры белән сәхнәгә чыга. Уразай һәм Салагыш мәктәпләрендә укыганда бик күп җыр бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулый. Ижау каласында автомеханика көллиятендә укыганда "Умырзая" ансамбленә йөреп, үзенең осталыгын арттыра, җыр бәйгеләрендә җиңү яулый. Казанда студентларның "Ягымлы яз" фестивалендә авылдашы Гафият Нигъмәтуллинның Ринат Батталов сүзләренә язылган "Елый бер ат" җырын башкарып лауреат исеме яулый.
Илназ - эшендә дә алдынгылыр рәтендә. "Прикамнефть" предприятиесе операторлары арасында үткәргән һөнәри осталык ярышында өченче урынны яулый. Ижауда Кама гуманитар һәм инженер технологияләр институтын тәмамлый ул. Илназ хәзер дә Ижаудагы "Сандугач" ансамблендә җырлый. Клиплар төшерү белән дә мәшгуль. Аның клипларын ТМТВ һәм "Мәйдан" каналларыннан еш күрәбез. Ә җырлары "Татар" радиосы, "Болгар" радиосы дулкыннарында яңгырый. Шунысы аеруча куанычлы: Илназ авылдаш
лары иҗатына еш мөрәҗәгать итә. Үзешчән композиторлар Гафият Нигъмәтуллин, Дамир Муллахмәтов язган көйләрне, Раилә Бариева, Рушания Байтимерова сүзләренә язылган җырларны аеруча яратып башкара. Җыр илендә җиңү арты җиңү яулаучы моң иясе улларында да кече яшьтән үк сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли. Узган ел Алабугада "Ике йолдыз" фестивалендә катнашып, балалар бакчасына йөрүче улы Данияр белән "Мин яратам сине, Татарстан" җыры белән лауреат булды.
Җырчы авылдашым Илназның тагын бер зур хыялы турындагы серен сезгә дә чишим әле. Ул район халкына бай эчтәлекле зур концерт программасын тәкъдим итү хыялы белән яши. Димәк, сез аның белән тиздән Әгерҗе сәхнәсендә очраша алырсыз, җыр-моң сөюче якташларым.
ЛӘЙСӘН
Нәни кыз дөньяга тәүге тапкыр аваз салганда язгы ләйсән яңгыр яуган чак була. Гөлсем әбисе оныгына да Ләйсән исеме куштыра. Әти-әнисе көн буе эштә булганлыктан, әбисе белән үтә Ләйсәннең балачагы. Әбисенең бәбкә саклаганда моңлы көйләр сузуын, Искәндәр бабасының гармун моңнарын тыңлый, әтисе Фаизның спектакльләрдә зур осталык белән уйнавын карый торгач, Ләйсән мәдәниятне үз итә. Яшьтәшләре мультфильм карап үскәндә, ул "Культура" каналын гына яратып карап үсә. Башта Ләйсән һава торышын әйтүче диктор булырга хыялланып, әбисенең орчыгын тотып чыгыш ясый. Бертуктаусыз телевизордан оркестр концертлары карый торгач, Ләйсән дирижер һөнәренә гашыйк була. Үсә төшкәч кыз, әбисенең орчыгын тотып, өй төзегәндә мүк тыгар өчен ясаган биек сәндерәдән "дирижер таягы" белән хыялына таба беренче адымнарын ясый. Мүк тыгызлый торган кечкенә көрәк микрофон була. Иҗат ялкынында янучы үсмер кыз клубта концертларда, с
пектакльләрдә, районда җыр бәйгеләрендә катна
ша. Авылыбызның мәдәният хезмәткәре Гафият Нигъмәтуллин киңәше белән ул Алабуга культура-агарту училищесына юл ала. Керү имтиханында "Туган тел" җырына дирижерлык иткәч, "син дирижер булып тугансың бит!" дип соклану белдерәләр. "Хор һәм дирижерлык бүлеге"н тәмамлагач, район мәдәният бүлегендә методист булып кайта. Ләйсән беренче тапкыр Җиңүнең 60 еллыгына багышланган бәйрәмдә "Яшьлегем чишмәләре" җырын башкара. Шуннан бирле Ләйсән - концерт-кичәләрнең алыштыргысыз алып баручысы һәм җырчы. Талант ерактан да күренә, диләр бит. Ижауда удмурт коллективы режиссеры Феликс Хубецов, татар солисты кирәк дип, эшкә чакыра Ләйсәнне. "Үзебезгә дә бик кирәк!" дип Әгерҗедән җибәрмиләр аны. 2007 елда республика буенча оештырылган "Иң яхшы методист" конкурсында Ләйсән Тимуршина беренче урын яулый. 2008 елда республикада "Ел хатыны" конкурсында да призлы урынга лаек була. Уңышлар аны канатландыра һәм ул Казан мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә. Шушы көннәрдә Ләйсән кулына диплом алачак. Уку белән эшне уңышлы алып барган Ләйсән дүрт тапкыр ТНВ каналындагы "Җырлыйк әле" тапшыруында чыгыш ясады. Бу тапшыруның юбилее уңаеннан чыгарылган дискта Ләйсән башкарган "Уразай каеннары" җыры да кертелгән.
Узган ел Мәдәният министрлыгы үткәргән "Проектирование" конкурсында катнашып, 200 мең сумлык грант отты. 2014 елда "Мирас" фольклор коллективы һәм "Көмеш телле гармун" халык ансамбле белән ТНВдагы "Аулак өй" тапшыруында катнашты. Узган ел район Мәдәният сараенда "Россиянка" рус җырлары коллективы оештырып, талантлы ветераннарны үз канаты астына җыйды. Ләйсән - һәрчак эзләнүдә, юлда. "Көмеш телле гармун" халык ансамбле белән республикада үткәрелгәгән фестивальләрдә, конкурсларда чыгышлар ясый ул.
- Ләйсәннең осталыгы да, тәҗрибәсе дә җитәрлек хәзер. Татар театры оештыру эшләрен башлап җибәрде. Үзешчән композиторлар һәм язучылар хезмәте дә - Ләйсәннең һәрчак күз уңында. Аларның фестивальләрен оештыра, җырларын башкара", - ди район мәдәният җитәкчесе Марс Гатауллин.
Шунысы да куанычлы, Ләйсәннең тормыш иптәше Виктор Власов та - җырчы һәм үзешчән композитор. Бер-берсенә ярдәм итеп, киңәшеп, уңышлы эшли һәм матур яши алар.
ИНСАФ
Инсаф Бариев бабасы Галинең, әтисе Нәҗипнең гармун тавышларын тыңлап үсә. Аның гармунга тартылуын күреп, әбисе белән бабасы кечкенә гармун алып бирәләр. Телләренә баскалап, шуннан көй чыгара башлый ул. Аннары әтисенең гармунында һәм баянында уйнарга өйрәнә. Әтисенең егетләрне солдатка озатканда уйнаган моңлы җырларын, яшьләрне клубта биеткәндәге дәртле бию көйләрен дә оста уйный башлый. Кулында гармуны булган малай җырламый түзәме соң инде?! Мәктәптә укыганда район үзешчәннәре конкурсында "Герман көе"н җырлап, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә малай. Шуннан башлана инде сәхнәгә юл. Төрле җыр бәйгеләрендә җиңү арты җиңү яулый. Кичләрен туганы Илнар белән үзләре ясаган аппаратурага төсле утлар куеп яшьләр белән дискотека уздыралар. Сабантуй, гаилә бәйрәмнәрен, туйларны алар музыка белән бизиләр. Инсаф Алабуга культура-агарту училищесына укырга керә. Шул чорларда үзенә өй сала башлый. Әмма ул беркайчан да җыр-моңнан аерылмый. "Татнефть-Энергосервис" идарәче компаниясендә электромонтер булып эшли башлагач, үзләрендә оештырылган конкурста "Вокал" номинациясендә беренче урын яулый. Әлмәт шәһәрендә берничә тапкыр җиңү яулый җырчы егетебез.
Әтисе Нәҗип гармунчы булса, әнисе Раилә биергә ярата, шигырьләр яза. Узган ел "Сагынып яшим" исемле китабы басылды. Әнисе сүзләренә үзешчән композиторлар 50дән артык җыр язды инде. Әнә шул җырларны да халык күңеленә үтеп керердәй итеп башкара Инсаф. "Барҗым" җырын тыңлаганда күздән яшьләр килсә, "Болыннарым-аланнарым", "Туган ягым", "Түгәрәк күл"не тыңлаганда аңа ияреп туган якларга сәяхәт кылгандай буласың.
Инсафның кызы Чулпан да әтисеннән җыр-моңга һәвәслекне мулдан алган. Беренче сыйныфта гына укыса да, авыл сәхнәсендә еш күренә: җырлый да, бии дә, Раилә әбисенең шигырьләрен дә сөйли. Инсафларның йортында музыка, җыр-моң тынып тормый. Кызы белән бергә сәхнә яулыйсылары алда әле аларның.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев