Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сбербанк мошенниклыкның яңа алымнары турында кисәтте

    Мошенниклары ярдәмче роботларны актив куллана башлады

    Телефон мошенниклары үз эшләрендә роботларны актив куллана башлаган. Алар Сбербанк ярдәмчесе рәвешендә клиентларга шикле операцияләр турында хәбәр итә һәм ялган банк хезмәткәре белән тоташтырырга тәкъдим итә. Бу хакта банкның Телеграм-каналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

    «Телефон мошенниклары ярдәмче роботларны актив куллана башлады», — дип кисәттеләр банкта.

    Схеманың шактый гади булуы әйтелә. Ул «иминлек хезмәтеннән шалтыратуны» кабатлый, әмма махсус укытылган кешеләрне роботлар алмаштырган. «Хәзер янәсе Сбербанктан ярдәмче робот шалтырата һәм шикле операцияләр турында хәбәр итә, шуннан соң фиктив иминлек хезмәте белән тоташтырырга тәкъдим итә», — диделәр банкта.  

    Сбербанкта мошенникларның еш кына +7 495 яки +7 499 саннарына башланган номерлардан шалтыратуын әйттеләр. Шул ук вакытта банк 900 номерыннан шалтырата. 

    Чыганак

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: