Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шаршадыга яңа мәктәп кирәк

12 декабрь - Россиядә гражданнарны бердәм кабул итү көнендә безнең районга беренче тапкыр эшлекле визит белән Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина килде. Гүзәл Удачина, балигъ булмаганнарның республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, республиканың балалар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге начальнигы Надежда Бычкова Красный бордагы "Наз"...

12 декабрь - Россиядә гражданнарны бердәм кабул итү көнендә безнең районга беренче тапкыр эшлекле визит белән Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина килде.
Гүзәл Удачина, балигъ булмаганнарның республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, республиканың балалар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге начальнигы Надежда Бычкова Красный бордагы "Наз" приютында, Вольный Трудта ятимнәрне тәрбиягә алган Насыйровлар гаиләсендә, Татар Шаршадысында балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп урнашкан биналарда, Әгерҗенең коррецион мәктәп-интернатында булдылар, район хакимиятендә халыкны кабул иттеләр.
Приютта шартлар яхшы
"Наз" приюты белән танышу экскурсиядән башланды. Аның барышында Гүзәл Удачина приютта тәрбияләнүче сабыйларның тормыш шартлары, уку-укыту, мәктәпкәчә белем бирү дәрәҗәсе белән якыннан танышты. Приютта тәрбияләнүче 23 баланың (6сы - мәктәпкәчә яшьтәге сабый, 17се - мәктәп укучылары) шәхси делоларын, аларны приютка китергән сәбәпләрне, сабыйларны һәм аларның гаиләләрен тернәкләндерүгә юнәлтелгән шәхси программаларны өйрәнде, занятиеләрдә булды, сабыйлар белән аралашты.
- Приютның материаль-техник базасы яхшы. Балаларны тәрбияләү һәм белем бирү өчен тиешле мөкинлекләр тудырылган, - дип билгеләп үтте ул түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында.
Үз балалары кебек
Гүзәл Удачина җитәкчелегендәге төркем Вольный Труд авылында гомер кичерүче Насыйровлар гаиләсендә дә булды. Әлеге гаилә үз уллары янына тәрбиягә ятим калган дүрт бертуганны алган. Балаларның икесе Яңавылга балалар бакчасына йөри, икесе Тирсә мәктәбендә белем ала. Насыйровлар гаиләсе балаларны хезмәт нигезендә тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Сабыйлар белән якыннан аралашканнан соң, Гүзәл Любисовна аларның яшәү шартларыннан канәгать калды.
Мондый мәктәп беркайда юк
Аннан Гүзәл Удачина бала хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә алдан ук биш кеше язылган. Аларның күпчелеген торакка кагылышлы мәсьәләләр борчый. Ә Кече Пургадан Е.К. баласына ана хокукын кабат торгызуда ярдәм өмет итеп килгән. Гүзәл Любисовна һәрберсен игътибар белән тыңлаганнан соң проблемаларны чишү юлларын бәян итте.
Ә Көчек урта мәктәбе ата-аналар комитеты рәисенең Шаршады авылы буенча урынбасары Лилия Тугарованы аеруча зур игътибар белән тыңлады ул. Лилия Шаршады авылы ата-аналары исеменнән авылларында яңа башлангыч мәктәп-балалар бакчасы бинасы төзүдә ярдәм итүне үтенеп килгән. Красный бордан Әгерҗегә кайту юлында Гүзәл Удачина Шаршады балалар бакчасында һәм башлангыч мәктәбендә булып, андагы шартлар белән якыннан танышып чыккан иде инде. Бүгенге көндә әлеге биналардагы белем һәм тәрбия бирү шартлары бернинди кыслаларга сыймый. Моңа кадәр Шаршадыда башлангыч мәктәп инде 100 ел элек төзелгән бинада урнашкан иде. Әлеге бина авария хәленә килгәч, күптән түгел башлангыч мәктәпне авылның элеккеге ФАП бинасына күчерделәр. Тик анда да шартлар "ташка үлчим: спортзал юк, уку бүлмәләре бик кысан, ашханәдә балаларга утырып ашарга урын җитми. Бүген анда әнә шундый шартларда 18 бала белем ала. Ә балалар бакчасы элекке елларда Шаршады урманчылыгында тулай торак буларак файдаланылган бинада урнашкан. Анда 19 бала тәрбияләнә. Авылда бакча яшендәге тагын 8 бала бар, тик мәйдан җитмәгәнлектән, алар өйдә генә тәрбияләнә.
- Бу авылда балаларның хокукы бозылуы күз алдында. Шуңа күрә мин Шаршадыда яңа балалар бакчасы-башлангыч мәктәп төзү йә хәзерге бинаны капиталь ремонт ясау программасына кертү буенча кулымнан килгәнчә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирәм, - диде Гүзәл Любисовна.
Гүзәл Удачина Әгерҗенең коррекцион мәктәп-интернатында да булды. Ул биредә дә белем һәм тәрбия бирү шартлары белән танышты һәм балаларга хокук белеме бирүгә юнәлтелгән китап комплектлары бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев